Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ракетасы галәмгә иярчен чыгарды


Иран үзе ясаган Җир иярченен беренче мәртәбә галәмгә чыгаруы турында белдерде.

Дәүләт телевидениесе һәм рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы белдерүенчә, "Өмет" исемле иярченне галәмгә Иранда ясалган "Сафир-2" ракетасы алып чыккан һәм ул орбитага урнаштырылган.

Бу вакыйга Иран Ислам инкыйлабының 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәргә туры килде.

Президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат Иранның галәмдәге эшчәнлеген арттыра баруының максаты - "Бер аллалылык, тынычлык һәм гаделлекне ныгыту" диде.

"Бөек Иран милләтенең һәм кешелеклелекнең Ислам инкыйлабында җиңеп чыгуына 30 ел тулганда, мин "Өмет" иярченен "Сафир-2" ракетасы белән галәмгә чыгаруны рөхсәт итәм", диде Әхмәдиниҗат.

Бу вакыйга шулай ук халыкара җәмәгатьчелекнең Иран атом коралы ясарга тырыша дигән борчылулары арткан чорга туры килә. Тәһран бу гаепләүне кире кага.
Иранның Сафир ракетасы

Белгечләр исә, иярченне галәмгә алып чыгу өчен кулланылган ерак ара ракета корал буларак та кулланыла ала, ди.

Халыкара күзәтүчеләр бүгенге иярчен очыруны раслый алмауларын белдерә.

Тәһран бу иярчен хәрби максатларга түгел, ә телекоммуникация максатларына хезмәт итәчәк, ди.

Иранның моңарчы да иярчен ясаганы бар. Әмма хәзер ул беренче мәртәбә иярченен галәмгә үзе чыгарды. 2005 елда исә Иран Русия ярдәме белән Русиянең Плецеск галәм аланыннан галәмгә иярчен очырган иде.
XS
SM
MD
LG