Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: cоциаль гаделлек килеп чыкмады


Инкыйлабтан соң җимерелгән шаһ һәйкәле.
Инкыйлабтан соң җимерелгән шаһ һәйкәле.

Иранда Ислам инкыйлабының 30 еллыгын билгеләп үтәләр. Республика игълан ителгәннән соң халыкның матди хәле яхшырдымы?

1978-79 елларда Иранда, шаһ хакимиятенә каршы күтәрелгән кешеләр яңа җитәкче Аятолла Хомейнинең вәгъдәләренә ышанды. 1979 елда ул исламча гаделлек урнаштыру турында, муллык һәм демократия турында күп сөйләде.

“Без тормышыбызны уңайлырак итәргә телибез һәм шул ук вакытта без рухи тормыш турында уйларга тиеш. Без йортларны төзербез, без су һәм электр энергиясе белән тәэмин итәрбез, транспортны бушлай эшләтербез. Бу гына җитми, без әхлак һәм рухи көч бирербез” - дип әйткән булган Хомейни.

Бу вәгъдәләрдән соң инде 30 ел үтеп китте. Яңа хакимият килгәндә туган ометләр тормышка ашмады. Балалар үсеп җиткәч эш таба алмады, иреклекләр чикләнде, киләчәккә өметләр калмады.

Сабзевардан 33 яшьлек машина йөртүче Реза инкыйлабны хәтерләми, әмма аның әтисе ул вакыттагы үзгәртеп коруларны яклаган булган. Әмма хәзер аның әтисе дә, байлар һәр ярлылар арасындагы упкынның зураюн күреп, ул вакыттагы өметләрнең акланмавын күрә.

“Соңгы 30 елда ил алга бармады. Иранның рәсми сәясәте кешеләргә зыян сала. Хакимияттән халык бер яхшылык та күрмәде. Алар бары тик үзләренең кесәләрен тутыра” ди Ирандагы Реза әфәнде.

Ирандагы бик күп кеше шундыйрак фикердә тора. Алар Реза кебек үк, халык илнең нефть һәм газ байлыкларыннан файдалана алмавына рәнҗи.

Нәрсәгә ирештеләр?

Иран конституциясендә фәкыйрьлелек белән көрәш принциплары язылган. Иранлылар хөкүмәтенең яшәү урыны, сәламәтлек саклау, эш белән тәэмин итүенә өметләнде.

Иран Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, халыкның уртача 20% эшсез санала, күбесе ярты көн генә эшли, илдәге инфляция 25% җиткән.

Халыкара икътисади мөнәсәбәтләрне өйрәнүче Парижда яшәүче профессор Ферейдун Хаванд, хакимият зур хаталар ясады, ди.

“Шул кешеләр хакимияткә килгәндә, Иранның икътисады төшенкелектә иде инде. Яңа хакимият белән ул тагы да көчсезләнде. Торган саен күбрәк аның нефтькә бәйлелеге артты. Иран икътисады хакимият кулында булды. Бигрәк тә ислам республикасы төзелгәннән соң беренче дистә елда шулай булды” ди Хаванд.

Инкыйлабтан соң банклар һәм төп сәнәгать оешмалары дәүләт кулына күчте. Ширкәтләр һәм корылышлар тартып алынды һәм байлыклар яңа вакыфка күчерелде.

Аннан Иран хакимиятләренә якын булган кешеләр һәм төп дини җитәкчеләр файдаланды.

Глобаль дөньядан читтә

Профессор Хаванд фикеренчә, Иран икътисады хәзер глобаль икътисадтан читләштерелгән, ил торгынлык, стагнация кичерә.

Коррупция, ялгыш карарлар, төркемнәргә бүленү дә илнең үсешен тоткарлый. Ирандагы икътисад белгечләре дә Иран президентының каты кул сәясәте зыян сала дип борчыла. БМО һәм АКШ керткән икътисади чикләүләр дә сәйдәүне авырлаштырды һәм инвесторларны куркытты.

Халык фикере.

Иран Ислам республикасының төзелүен яклаган кешенең улы, 33 яшлек Иран кешесе Реза хәзер БМОны референдум үткәрергә чакыра.

“Иран халкының нәрсә уйлагын белү өчен сайлаулар үткәрү вакыты җитмәдеме? Кешеләр барысы да хәзерге хакимияткә тискәре карашта тора. Алар үз фикерләрен белдерергә тиеш. Иран хакимиятләре халык сүзен хөрмәт итәргә тиеш” ди Реза.

Әмма Иран президенты бу атнада чыгыш ясап, ислам инкыйлабы исән һәм алга таба да яшиячәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG