Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азия: су тирәсендә сәясәт


Таҗикстан менә шушы тау суларына өметләнә
Таҗикстан менә шушы тау суларына өметләнә
Ни чарадан бичара, Хәдичә апа алмагачларын утын урынына яга башлаган. Алма бакчасы аның гаиләсенә җәй көне табыш китерсә дә.

“Шундый мескен хәлдә калдык. Агач ботакларын мичкә яга башладым. Бәяләр тизрәк төшсен иде инде”, - ди ул.

Хәдичә апа Таҗикстанның Рашт үзәнлегендә урнашкан авылда яши. Бу авылда газ юк, электр тәүлегенә бер сәгать бирелә, күмер һәм утын бәяләре түләрлек түгел.

Өмет тау суларына

Электр кытлыгының нәрсә икәнен белми яшәүчеләргә моны аңлавы кыен. Үзәк Азия илләрендә мондый авыллар гадәти һәм күптәнге күренеш.

Таулар арасында урнашкан Таҗикстан һәм Кыргызстанның бер юлы бар – су көчен куллану.

Электр кытлыгыннан котылу нияте белән Таҗикстан Рогун электр станциясен, Кыргызстан – Камбарата станциясен төзеп бетерергә ашкына. Икесе дә Русия ярдәме белән төзелә.

Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон башта Мәскәүгә барудан баш тарткан иде. Ахыр чиктә фикерен үзгәртергә булды. Вазгыять җитди.

Ташкент каршы чыга

Рәсми Ташкент бу станцияләргә каршы чыга. Алар эшкә җигелсә, Үзбәкстан сузыз калачак дип курка.

Узган ай Ташкентка сәфәре вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев, бу төбәктә электр станцияләре төзегәндә күрше илләрнең дә борчуларын искә алырга кирәк, дигән сүзләр ычкындырды.

Дүшәнбе дә, Бишкәк тә моны проекттан чигенү дип аңлады. Таҗик рәсмиләре ачулы реакция белдереп, станцияне барыбер төзеп бетерәчәкбез, диде.

Русия һәм Азия мәгълүмат чаралары Медведевның сүзләрен Мәскәүнең Ташкент белән араларын яхшырту тарашлыгы, дип бәяләде. Дүшәнбе белән мөнәсәбәтләрен бозу хакына булса да.

Мәскәү булдыра алмый

Мәскәүдәге Carnegie үзәге белгече Алексей Малашенко фикеренчә, бу низаг Мәскәүнең төбәктә арадашчы вазыйфасын башкара алмавын күрсәтә.

“Мәскәү ике як та кабул итәрлек чишелеш тәкъдим итә алмый. Таҗикстан һәм Үзбәкстан башка арадашчы табарга тырышачак. Бу Мәскәү өчен югалту буалачак”, - ди ул.

Дүшәнбе Үзәк Азиядә Мәскәүнең иң ышанычлы партнеры санала иде. Соңгы вакытта ул да башын Тәһран ягына бора башлады. Кан тартмаса, җан тарта.

Үз башларына кала

Мәскәүдәге сәясәт белгече Андрей Грозин сүзләренчә, ахыр чиктә Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан Мәскәүгә салынмыйча, үз мәсьәләләрен үзләре хәл итә башлаячак.

“Ташкент та, Дүшәнбе дә Мәскәүгә басым ясый. Ләкин Русия икесенә дә ярдәм итә алмый. Рогунны төзесә, Үзбәкстан проектларын туктатырга мәҗбүр булачак, һәм киресенчә”, - ди ул.

Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан җитәкчеләре бу юлы да Мәскәүдә уртак фикергә килә алмас сыман.

Ул арада Хәдичә апа алмагачларын мичкә яга. Гөләндәм исемле кызы әйтүенчә, хөкүмәткә дә, кемгә дә өмет юк, чишелешне үзебезгә табарга кирәк.
XS
SM
MD
LG