Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яңа гасыр”ның “Сәләт”ле җырчысы


“Сәләт” аланнарында үскән Миләүшә Сафина бүген татар радиоларының йолдызына әверелеп бара. Тыңлаучылар аны ихлас башкаруы өчен үз итә икән.

“Кызган таба”ның алдагы тапшыруында ди-джей Зөлфәт Зиннуров, татар эстрадасында яңа стильләрдә җырлаучылар аз дигән иде. Чынлыкта исә, егет-кызлар экспериментлар ясарга әзер икән. Яшь автор-башкаручы Миләүшә Сафинаны шундыйлар рәтенә кертергә
"Саф хисләр" төркеме белән
була. Әлегә аның күп җырлары салмак булса да, инде бүген хаус стилендә ремикс ясаткан, киләчәктә кантри эслүбендә дә җырлар башкармакчы.

20 яшьлек Миләүшә Сафина Татарстанның Балтач районыннан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Аңа кадәр Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Төп шөгыле көй язу, җырлау. Булган акчаның күп өлеше шуңа китә, ди.

2006 елда әти-әнисе тәкъдиме белән беренче җырын “Яңа гасыр” радиосына илтә. Ул “Юлларыбыз бер
Яраткан җырчысы Илназ Сафиуллин
түгел” исемле була. Хәзер яшьләр бу җырның ремиксын да үз итәргә өлгерде. Миләүшә аны радиодагы “Яңа гасыр”ны тыңласаң үзеңне ишетерсең!” бәйгесенә тапшыра һәм тыңлаучылар тавышы белән алдынгы урын ала. Шуннан инде яшь башкаручының башка җырлары да яңгырый башлый. Шулай ук, Миләүшәне татар интернет радиоларында да тыңларга була. Әлегә ул бер оешма-ширкәткә дә бәйле түгел, “ирекле” җырчы. Бармак белән санасак, 10-га якын җырым бар, ди. Алар арасында Илназ Сафиуллин һәм Илназ Гарипов белән дуэтлары бар икән. “Саф хисләр” төркемендә дә вакытлыча җырлап ала. Хәзергә җыентыгы юк. Төп темалары мәхәббәт, шулай ук әти-әнисенә багышланган җырлары да радиода яңгырый


Миләүшә “Сәләт” яшьләр үзәгенә берничә ел элек “Сәләт-Балтач” аланы аша кереп китә. “Сәләт” оештырган Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр фестивальләрендә катнаша. “Сәләт”нең ул үз кешесе. Кая гына барсам да, җырларга әйтсәләр бик теләп ризалашам, ди. Әлегә репертуарында күбрәк талгын көйләр икән, киләчәктә, кантри кебек кызу, ритмик стильдә җырлар язырга тели.
XS
SM
MD
LG