Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз хөкүмәте Манасны ябарга карар итте


Кыргызстан хөкүмәте Манас АКШ хәрби базасын ябу турында карарны раслаган.

Хөкүмәт вәкиле Марат Кыдыралиев әйтүенчә, хәзер бу карар раслау өчен парламентка тапшырылачак.

Сишәмбе көнне кыргыз президенты Курманбек Вакыев, АКШ хөкүмәте бу базаны кулланган өчен яхшырак компенсация бирә алмау сәбәпле, американ хәрбиләре аннан китәргә тиеш диде.

Бакыев моны Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашудан соң әйтте. Русия Кыргызстанга 2 миллиард доллар кредит тәкъдим итте.

Әфганстандагы хәрби чаралар өчен бик тә мөһим булган Манас базасында 1200-ләп АКШ хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG