Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:15

Пан: Әфганстан быел БМОның игътибар үзәгендә булыр


БМО генераль секретаре Пан Ги-мун 2009 елда Әфганстан БМОның игътибар үзәгендә булачак дип белдерде.

Чәршәмбе алдан игълан итмичә Әфганстанга килгән Пан моны Кабулда президент Хәмит Карзаи белән уртак матбугат очрашуында әйтте.

БМО башлыгы тәррәкыять һәм ил халкының тормышын сизелерлек үзгәртү өчен Әфганстанга донор булган илләр арасында координацияне яхшырту зарур диде.

БМО белдерүенчә, 2008 елда Әфганстанда иминлек 2001 елда Талибан бәреп төшерелгәннән соңгы иң түбән дәрәҗәсенә төшкән.

XS
SM
MD
LG