Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тормышың эзле булсын


Газетаның “Кунак бүлмәсе”ндә Фәрит Мифтахов белән әңгәмә басылган. “Тормышың эзле булсын” дигән мәкаләдә бүгенге көндә Казан шәһәр думасының 19нчы Мәскәү районы Волгоград округы буенча депутат, Татарстанның “Болгар” милли иганәлек фонды идарәсе рәисенең игелекле эшләре турында сүз бара. Әлеге фонд республика балалар йортларына, реабилитация үзәкләренә, социаль ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтә икән. “Бүген сәясәтчеләр арасында да, эшмәкәрләр арасында да тел, милләт, иман дип сөйләүчеләр күп түгел. Мин сезнең Казан думасы депутаты буларак эшчәнлегегез белән таныш. Төрле парламент тыңлауларында, депутат тикшерүләрендә катнашканыгызны беләм, бу егет дөрес юлда, дип сокланам”, дигәненә Фәрит Мифтахов болай дип җавап бирә.

“Милләтебезнең бетү ихтималы бар бит. Тел, милләт, гореф-гадәтләр музейда гына калырга тиеш түгел. Аннан соң аның музейлары да бетәр. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Бу эшкә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Ата-ана баласын өйрәтә, эшмәкәр матди ярдәм күрсәтә, депутат-сәясәтче законнар булдыра. Бу эшне гаиләдә генә башкарып бетереп булмый. Тулаем җәмгыятьнең бер организм булып эшләве кирәк. Мин бит 48нче мәктәптә татар сыйныфының соңгысында укыдым. Бездән соң татар сыйныфлары бөтенләй бетте. Рус сыйныфларында укучылар безгә кимсетеп карый иде. Янәсе, аларныкы “престижный”. Бу бит фаҗига. Мин бүген үземнең татар белүвем белән горурланам. “Престижный” булмаган татар классында укысам да, кеше булдым. Моннан да зур бәхет юк. Әлбәттә, кеше байый, аның куштаннары да күп, ләкин ул бәхетле түгел. Синең малың балаларыңа кала, аны ничек сарыф итәселәре билгесез, ә менә телең, милләтең өчен керткән эш гасырларга күчә. Бәхет бит ул – кеше белән бергә яшәү, үз ана телеңдә аралашу, иманлы якын дусларың булу, җәмгыятьтә хөрмәт казану”, ди Фәрит Мифтахов.

“Безнең гәҗит”нең бу санында “Азатлык” радиосы эфирында һәм сәхифәсендә урын алган язмаларга зур урын бирелгән. Әйтик, “Германия татар тоткынын кабул итәрме?”, “Милли мәгариф: кәгазьдә бер, чынлыкты - башка”, “Сәфәров: “Кризис елында җинаятьчелек артырга мөмкин”, “Авылда яшәп, шәһәрдә эшләү”, “Студентка да кризис килде”, “Шок терапиясе” ир-атларны кырган” һәм башка язмалар бар.

Газетаның “Тормыш сулышы” битендә газета укучыларыннан килгән хатлар урын алган. Әйтик, Кайбыч районында яшәүче Зөһрә Фәизова Иске Чәчкаб авылындагы халыкның хаклык эзләп, үзара җыеннар уздыруы турында яза. Әлеге мәкалә “Кемнең кулында, шуның авызында” дип атала. Хат авторы уртага салып сөйләшү, булган хәлләргә ачыклык кертү уе белән оешкан әлеге җыенда күтәрелгән сорау һәм мәсьәләләр турында яза. Әлеге җыеннарда халык хуҗалыкны алып бара алмаган җитәкчеләрне сүгә.
“Иске Чәчкаб халкы авылның таркала баруына борчыла. Хуҗалыкны уртача хәлле итеп тә өстери алмаган җитәкчеләрне сүгә. Халык таланып, урлап, төрле якка чәчелгән акчасын таптыра…

Халык кемнедер явыз ният белән төрмәгә илтеп тыгу өчен йөрми. Бары хаклык табасылары килә. Шуның өчен зур “көрәш”кә чыккан алар. Җыеп алынган игеннең кайда пешүе, терлек санының зур тизлек белән кимүе, гомумән, хуҗалыкның тотрыксыз финанс хәле борчый аны.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тарафыннан югары уңыш өчен бүләк ителгән трактордан да җилләр искән. Ревизия комиссиясенең эшләмәвенә дә борчыла халык. Таркалган хуҗалыкны бер унлап кеше өчен генә тотып яту нигә кирәк? Белә торып та, вакытында чаң сукмаганнары өчен, үз-үзләрен битәрлиләр. Халык ышанычын югалткан рәисне халык хөкеменә тарту нияте белән яналар”, дип яза Зөһрә Фәизова.

Газетаның “Иманга юл” битендә “Тәвәккәл хаҗия” исемле мәкалә урын алган. Билгеле булганча, гыйнвар башында Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга киткән мөселманнарның соңгы төркеме кайтып җитте. Хаҗ кылу - мөселман кешесе өчен фарыз булган гамәлләрнең берсе, диелгән Коръәни Кәримдә. Лилия Яруллина быелгы хаҗилар арасында булган Чаллы шәһәрендә яшәүче икенче группа инвалид Гөлҗиһан Гафиятовның Гарәбстан җирендә күргән-ишеткәннәрен, хис-кичерешләре турында тәфсилләп язган. Таякка таянып, җир читенә барып кайткан хатынның тәвәккәллегенә, максатчан һәм кыю йөрәкле булуына соклануын белдерә автор. “Юк, инвалид дип әйтергә тел әйләнми аның турында. Исән кешеләргә бирсен иде Ходай шундый дәрт, дәрман һәм тәвәккәллекне”, дип тәмамлый үзенең язмасын Лилия Яруллина.
XS
SM
MD
LG