Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Фәннәр докторы Марсел Әхмәтҗанов, Әмирханнар нәселе - ул милләт намусы дип атады.

Күптән түгел генә Татар халкының Милли Мәҗлесе дип аталган иҗтимагый оешманың җитәкчесе алышынды. Бу хакта Азатлыкта инде хәбәр ителде. Моңа кадәр Милли Мәҗлес рәисе булып торган Илдус Әмирхан урынына Фәүзия Бәйрәмова сайланды. Ә Милли Мәҗлес дип аталган иҗтимагый оешма Совет чорыннан соң беренче мәртәбә 1992 елда барлыкка килде. Аның беренче рәисе итеп хәзер дәүләт вакыфын җитәкләгән Тәлгат Абдуллин булды, аннан соң Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Габдулла Галиулла рәислек ите. Ә Илдус Әмирхан соңгы ун елында Милли Мәҗлеснең идеологы булды. Нәкъ менә Илдус Әмирхан милли яшәенең асылын үз эченә алган Татар кануны, татар гаилә кодексы, милли мәгариф конөепсиясен, мәхәллә нигезнамәсен төзеде.

Бу фәнни эшләнмәләрнең нигезендә, татар милләте нинди генә шартларда да яшәргә тиеш һәм аның төрле шартларда яшәү тәҗрибәсе бар дигән фикер ятты. Татарның милли яшәеше, шәхес дәрәҗәсеннән алып, гаилә, нәсел, ыру, кабилә һәм тулы милләт дәрәҗәсендә корылганда гына татар халкы милләт була ала. Шушы үтә гади әмма шул ук вакытта татар аңын 180 градуска борырлык фәлсәфәне Илдус Әмирхан үзе үк тормышка ашырып барды. Әмма, кайберәүләрнең кайнар сәяси вәсвәсәләргә бирешүе аркасында Илдус Әмирхан Милли Мәҗлес рәислегеннән китте. Әмма, вазифаларга кызыкмаган Илдус Әмирхан башлаган эшен дәвам итә.
Татарның йөзек кашы булырлык шәхесләре генә түгел, ә тулы нәселләре бар. Шулар арасында Әмирханнар аерым бер урын алып тора. Тамырлары белән татар ханнары Гәрәйләргә барып тоташкан, нәсел җепләре Казан ханлыгын торгызу ниятендә яу күтәргән Морат хәзрәтләр, мәгърифәтчеләр Мәрҗани, Аппаков, Рәсүлев, Гаяз Исхакыйларга бәйләнгән Әмирханнар нәселе бүген дә бабалары куйган максат-ниятләрдән баш тартмый.

Бу көннәрдә Әмирханнарның нәсел җыены узды. Бу ясалма җыен түгел иде. Гасырлардан-гасырларга бирелеп киленгән ата-баба әманәте – халыкка хезмәт итү дигән шигарь, 400 елдан артык рәсми тарихы булган бу нәселне хәзер дә туплап килә. Әмирханнар нәселе 110 ел буе Казанның Искеташ мәчетендә имам булып тора. Бу нәселдән беренче татар тарихын язган Хөсәен Әмирхан, классик язучы Фатих Әмирхан чыккан. Совет заманында Әмирханнар нәселе туздырылып та, соңрак Казанда янә туплана. Татар тормышында бу нәселдән булган танылган галимнәр Равил, Рашат, Илдус Әмирханнар хәзер дә зур роль тота.
Нәсел башлыгы Илдус Әмирхан болай алата:

Әмирханарның юлы нәрсә? Без кемнәр белән каршылыкка киләбез? Рәсми хакимиятне без өнәп бетермибез. Чөнки алар Мәскәүгә буйсына, ә безнең буйсынасыбыз килми. Без үзебез ирекле халык, гомумән, Әмирханнар алар буйсынырга яратмый. Әмирханнар юлына туры килмәгән тагын бер төркем - алар радикаллар. Бу фетнәчел юл, аның белән ерак китеп булмый. Димәк безнең юлыбыз дин-иман, фән-мәгрифәт, хакыйкат-гаделлек. Менә шушы юлыбызны дәвам итәсебез бар.
Әмирханнарның яңа буыны


Бу юлы нәсел җыены Хөсәен Әмирханның тууына 195 ел тулуга багышланган иде. Хөсәен Әмирхан Фатих Әмирханның бабасы, тарихка, дин мәсьәләләренә багышланган китаплар авторы. “Тәварихы Болгария”, “Нөҗүмел-тәварих” кебек китаплары галимнәр арасында хәзер дә олы бәяләнә.

Җыенны нәсел башлыгы Илдус Әмирхан башлап җибәрде. Илдус әфәнде, Коръәннәән аятьләр укыганнан соң, тагын бер мәртәбә нәсел шигарен “халыкка хезмәт итү, әмма моны тормышка ашырганда, беркайчан да хакимияткә омтылу булмады,” дип аңлатты. “Хәтта, авыл советы депутатлыгына да Әмирханнар беркайчан да дәгъвә белдермәде”, диде ул.

Әмма моңа кармастан, кайбер иҗат әһелләре тибеп-типкәләп киткәли икән. Илдус Әмирхан моны болай аңлата:

Без беләбез, монда җыелган халык дин-иман, фән-мәгрифәт, хакыйкат-гаделлек белән шөгылләнә. Инде әйтелгәнчә, без Мәскәүгә коллыкны кабул итмибез. Милләткә, нәселгә хыянәтчелекне һәм фетнәчелекне кабул итмибез. Бездә, Әмирханнар арсында кайвакыт фикер каршылыгы булса да, ачуланышу, тиргәшү һәм нәселгә хыянәт итү беркайчан да булмады. Менә безнең нәселнең шигаре бар: дәрәҗәгә омтылмагыз, хезмәт итегез галиҗәнаб халыкка. Безнең беребез дә авыл советына депутатлыкка да дәгвә белдерми. Бу безгә кирәкми. Бәлки ханнар вакытында хакимият белән алыш-биреш булгандыр. Бездә, “мәгрифәт ачар бар нәрсәнең ялганын”. Тукай шулай дигән бит.

Тиргәүчеләр дә бар. Ләкин без моңа шулай карыйк: тиргәүчеләрнең фикерләрен укыганда, аларга карата дошманлык хисе тумасын. Чөнки алар безне тәртәгә кертүчеләр. Кеше хатадан хали түгел, бездә дә ялгышлар булгалый. Алар безне сүккән саен, рәхмәт әйтеп, ялгышларыбыз булса, төзәтә барырбыз.

Мондый типкәләүләр, терткәләүләр затлы нәселне пычрата да алмый, кимсетми дә. Менә шушы ук мәҗлестә катнашкан фәннәр докторы Марсел Әхмәтҗанов фикере.

Әмирханнарның шулай берләшеп, нәселләрен барлау-саклавына сокланам. Һәрбеебез шулай нәселен барлап яшәсен иде. Ул халкыбызны яшәтергә бер таяныч булыр иде. Тагын бер нәрсәне әйтәсем килә. Менә Әмирханнарның шәҗәрәсе янына башка затлыларның шәҗәрәләрен китереп куеп карагыз. Ризаэтдин Фэхетдин, Шиһабетдин Мәрҗаниләр нәселен... Алар инде урслашкан. Бер Әмирханнар нәселе татарлыгын саклый... Башкаларга карап, ничек нәселнең юкка чыга баруын күреп гыйбрәтләнергә кирәк.
Әмирханнарның тагын бер тармагы Чистайдагы Закир ишаннарга барып тоташа. Инкыйлабка кадәр, Закир ишан татар тормышында бик зур роль уйнаган, аның әйдәп баручыларының берсе булган. Инкыйлабтан соң, аны халык аңыннан җуалар. Әмма, моннан берничә ел элек, Дагыстан мөфтие Чистайга махсус килеп, ишанның каберен эзләп таба. Әулай итеп, Закир ишанның мөридләре заман ыгы-зыгыларын кичеп, сакланган булып чыга. Моннан тыш, кайбер мәглүматләргә караганда, ишанның мөридләре Мисырда да сакланган.

Әмирханнар нәселе турында китаплар
Әмирханнар нәселе җыелышында күп санлы галимнәр дә катнашты. Алар Әмирханнарга турыдан-туры катнашы булмаса да, нәсел башлыгы Илдус Әмирхан аларны әмирханчылар дип атады. Ягъни, алар Әмирханнар максат итеп куйган мәгрифәтчелеккә тугры булган һәм Әмирханнар белән бер сафта барган кешеләр. Җыенда катнашкан фәннәр докторы Нурмөхәммәт Хисамов, нәселнең татар тормышындагы ролен югары бәяләп, Әмирханнар нәселе ул – милләт намусы дип атады.

Нәсел җыенында “Әмирхания” дип аталган вакыфның эшенә хисап ясалды. Алдагы көннәргә планнар корылды. Әлеге данлыклы нәсел хакында шактый гына фәнни китаплар, аерым шәхесләренә багышланган фәнни хезмәтләр, бу нәсел вәкилләренең үз иҗат җимешләре санаусыз. Моннын тыш, Әмирханнар нәсел җыены беренче генә үтми. Ул элеккеге дәверләрдән үк гадәткә кергән, хәтта совет чорында да бу гадәт яшәп килгән. Казан җәмәгатчелеге, Әмирханнар нәселе җыенының берсен, моннын ун ел элек узганын әле дә искә ала. Ул вакытта җыен Казанның зур залларының берсендә меңәрләгән кеше катнашында узган иде. Киләчәктә дә мондый җыеннар дәвам итәчәк, дип белдерде нәсел башлыгы Илдус Әмирхан.

XS
SM
MD
LG