Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшсез каласың килмәсә - ришвәт бир


Шәймиев эштән китү турында гариза язмаска куша. Европа мәхкәмәсе Татарстаннан тагын бер кешенең шикаятен кабул иткән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда эшсезләр саны 31,5 меңгә җиткән. Ел башыннан ул 6 мең тирәсе кешегә күбәйгән. Республика ширкәтләрендә кыскартулар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Яшел Үзәннең иң зур ширкәтләреннән булган “Серго” оешмасына баргач эшчеләргә: “Үз теләгегез белән эштән китәргә кушсалар, ризалаша күрмәгез. Президент рөхсәт итмәде, дип әйтегез”, диде.

Республика җитәкчелеге эш урыннарын саклап калу турында әледән-әле әйтеп килә. Хәзер инде кайбер оешма җитәкчеләре моннан үзләренә файда да таба башлады. Берәүләр хөкүмәттән өстәмә акча сорый, икенчеләре вәзгыятьне кулланып эшчеләрдән ришвәт ала. Шундый хәл Әлмәтнең нефть җитештерүче бер ширкәтендә ачыкланган. Аның җитәкчесе эштән кыскартмау хакына үзенең хезмәткәрләреннән акча таләп иткән.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләр белән көрәш идәрәсе җитәкчесе Ренат Гайнетдинов сүзләренчә, әлеге оешма башлыгы 4 кешедән барлыгы 21 мең сум акча алырга өлгергән. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Әмма Русиядә андый эшләр гадәттә тиз “йомыла”. Мисал өчен, әле берничә ай элек кенә Амур өлкәсе губернаторы булган Николай Колесов эш вазыйфаларын үз файдасына куллануда гаепләнгән иде. Элек Казанда эшләп киткән Колесовны ул чакта якташ буларак күпләр кызганды. Әмма 2-3 ай югалып торганнан соң, сишәмбе көнне Колесов Казанга килеп төште. Ул хәзер Мәскәүдә “Радиоэлектрон технологияләр ширкәте”нең генераль директоры икән. Җинаять эше ачылган якташларын ташлап Мәскәүгә киткән Колесовның ширкәте Татарстанның янгын сүндерү спорты үсеше өчен биш ел дәвамында 10 миллион сум акча биреп торачак. Колесов Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы утырышында катнашты.

Татарстанда бу көннәрдә тагын бер зур кунак көтәләр. “Русия нанотехнология корпорация”се җитәкчесе Анатолий Чубайс Казанга киләчәк. Ул Русия бердәм энергетика системасы оешмасы башлыгы булганда да республикага килгәләгән иде. Әмма ул чакта аның Татарстан белән мөнәсәбәтләре бик үк яхшы түгел иде. Чөнки “Татаэнерго” Мәскәүгә электр челтәрләрен бирүдән баш тартып Чубайсның кәефен бозды.

Энергетика дигәннән, Түбән Камадан электр энергиясе өчен түләүнең дөрес түгеллеген Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсенә шикаять иткән Георгий Гыйлметдинов бу көнне Страсбургтан хат алган. Мәхкәмәдән шикаятьнең теркәлүе турында хәбәр иткәннәр.

Гыйлметдинов халыктан бары тик һәр фатир счетчик нигезендә, кулланганылган электр энергиясе өчен генә түләү алынырга тиеш дип саный. Ә Русия карары нигезендә, өй алларында көне-төне янып торган утлар өчен дә түләүне йортта яшәгән халык арасында бүләләр.

Гыйлметдинов шикәяте Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе һәм Татарстан Югары мәхкәмәдә дә канәгатьләндермәгән иде. Хәзер Европа мәхкәмәсендә әлеге шикаятьнең ни дәрәҗәдә тикшерелергә хокуклы икәнен карау бара. Бу берничә айларга сузылырга мөмкин.

Гомумән, Казанның кеше хокукларын яклау үзәге Татарстаннан Европа мәхкәмәсенә җиткерелгән 3 шикәят эшенең барышын күзәтә. Үзәкнең җитәкчесе Игорь Шолохов сүзләренчә, аларның мәхкәмә тарафыннан тикшерү хокукы булу турында әле карар кабул ителмәгән.
XS
SM
MD
LG