Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

17 февральдә Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае җыелуга 20 ел тула. Язучы Рашат Сафин үзәкнең оешуы, корылтайга әзерлек турында хатирәләре белән уртаклаша.

1989 елдан татар милли хәрәкәте күтәрелеш алганнаннан соң 20 ел вакыт узып киткән. Бер яктан карасаң, 20 ел бер кеше гомере дә түгел. Ә шул вакыт эчендә Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән, аны яклап Референдум үткәрелгән, дәүләт Конституциясе кабул ителгән. Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге оешмасы нигезендә татарның башка милли оешмалары – татар корылтае, милли мәҗлес оештырыла.

Татар халкында иҗтимагый хәрәкәт ничегрәк оешып киткән соң? Аның башында кемнәр торган? Беренче корылтайга әзерлек ничегрәк баруы турында милли хәрәкәт вәкиле, язучы Рашат Сафин хатирәләрен яңартты.

Милли хәрәкәт университет мәйданында башлана

Иҗтимагый үзәк 1988 елның җәендә оешып китә. Рашат Сафин сүзләренчә, ул чорда җәмгыятьтә ризасызлык туган була.

“Чөнки мәдәниятебез үсми, татар телен кысрыклыйлар, Татарстанның мөмкинлекләрен чиклиләр.Моның белән ризасызлык күптәннән кайнап килгән. Шулай итеп университет алдындагы мәйданда дәүләт университеты һәм тел һәм әдәбият институты галимнәре җыелганнар да бу мәсьәләне күтәргәннәр. Татар милли хәрәкәтен рәсмиләштерергә кирәк дигән фикергә килгәннәр. 11 кешелек төркем оештырылган. Шуннан соң алар янына мин дә бардым. Ул вакытта Марат Мөлеков рәис итеп сайланган иде”, ди Рашат Сафин.

Корылтай алдыннан Рашат Сафинга Урта Азия илләренә барып кайтырга туры килә, чөнки корылтайга кадәр иҗтимагый үзәкнең җирле оешмаларын булдырып, аннан делегатлар чакырырга кирәк була. Шулай итеп Ташкент, Төркмәнстан оешмалары үз эшләрен башлап җибәрә. Корылтайга әзерлек максатыннан, 1988 елның октябрендә татар зыялылары белән конференция оештырыла.

“Башта аны корылтай итеп үк оештыру уе да бар иде. Әмма аннан ашык-пошык булмасын, документлар хокукый яктан әзер булсын дип сөйләштек. Анда беренче корылтайны оештыру өчен төркем төзелде. Алар арасында мин дә бар идем. Хәрби кеше буларак миңа оештыру эшләре йөкләнде. Оештыру эшләре дигәндә, корылтайны үткәрү өчен бина табу, делегатларны урнаштыру, ашату, аларны тәртип бозучылардан, котыртучылардан саклау минем өстә булды”, дип сөйли майор, язучы Сафин.

Корылтай үткәрергә хөкүмәт ярдәм иткәнме?


Хәзер, беренче корылтайдан соң 20 ел узгач, аны оештырырга түрәләр дә ярдәм итте дигән фикерләр дә яңгырый. Рашат Сафин исә дәүләтнең ярдәме булмады ди.

“Ул вакытта Советлар берлеге исән, коммунистлар партиясе үз көчендә иде. Корылтай узуга Мәскәүдән килеп җиттеләр. Иҗтимагый үзәк рәисе Марат Мөлековны һәм аның урынбасарын Фәрит Солтановны өлкә комитетына чакырып әйбәтләп кенә “эшкәрттеләр”. Ул вакытта каршылыклар күп иде әле. Әмма халыкта ихтыяҗ туган иде инде. Әмма гел каршы булдылар гына дисәм, дөрес булмас. Чөнки корылтай уздырырга теләгән дәүләт кешеләре, хакимият кешеләре буларак, тыелалар, үзләрен чикли иде. Ә без иҗтимагый оешма буларак үз язмышыбызны иркенрәк хәл иттек. Корылтайда хөкүмәт башлыгы урынбасары Мансур Хәсәнов доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышы халыкка да, иҗтимагый үзәккә дә этәргеч ясады. Корылтайны үткәрү өчен Камал театры директоры Шамил Закировка мөрәҗәгать итәргә булдык, Ул баш режиссер Марсель Сәлимҗановны чакырды. Бернинди каршылыксыз алар бина бирде. Корылтай өчен махсус “Зәңгәр шәл” спектакле һәм концерт та әзерләнде. Әзерлек эшләрендә шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов белән бергә эшләдек. Иҗтимагый үзәкнең программасын төзү эшен Дамир Исхаков, Рафаил Хәким башкарды. Устав кабул иткәндә Рафаэль Сальянов зур өлеш кертте. Димәк, хакимияттә дә татар җаны сакланган булган. Чөнки анда да моны аңлаучылар булды”, дип искә ала Рашат Сафин.

Кемнәрне хәтерлисез?

Беренче Корылтай заманы өчен бик зур вакыйга була. Делегатлардан тыш корылтайга татар зыялылары да килә. Рашат Сафинга корылтайда язучы Гомәр Бәшировның катнашуы истә калган.

“Гомәр Бәширов корылтайга соңга калган иде. Аннан соң мина шалтыраттылар, язучыны президиумга мендезеп утырттык. Мәскәү профессоры Әгъдәс Борһанов ялкынлы чыгыш ясады. Ул әле дә исән, әле дә милли хәрәкәттә. Ул үз чыгышын урысча ясаса да, әмма бик кыю сөйләде. Ул вакытта халыкта курку бар иде. Корылтай эшендә катнашучылар арасында мин дөрес эшлим микән дигән уйлар булды. Университетта укучы студент Финляндия татары Айнур Низаметдин саф татарча сөйләгән иде. Ә бездә ул вакытта татар мәктәпләре беткән, урамда татарча сөйләүчеләр дә юк иде”, диде Рашат Сафин.

Җәмәгать эшлеклесе, күп вакыйгаларның үзәгендә кайнаган шәхес туксанынчы елларның уртасына кадәр ТИҮ куйган мәсьәләләр үсештә булды дип саный.

“Әмма аннан соң чигенеш башланды. Чөнки һәр инкыйлабтан соң аңа каршы көрәш башлана. Бу илаһи канун, табигать законы. Аннан беркая да китеп булмый”, дип саный ул.

ТИҮ киләчәктә нишләргә тиеш?

Рашат Сафин фикеренчә, бүгенге көндә ТИҮ искечә генә эшләмәкче. Сафин исә хәзер башкача хәрәкәт итәргә кирәклекне искәртә.

“ТИҮ-ның бүгенге җитәкчелеге моны аңлап бетерми. Аларны моның өчен гаепләү кирәкми. Чөнки халкыбыз XXI гасырда нишләргә тиешлеген, үзенең бурычын аңлап җиткерми”, диде Рашат Сафин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG