Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамо Чаллы белән элемтәгә чыкты


Зөһрә апа Кызыл Хач вәкилләре белән
Зөһрә апа Кызыл Хач вәкилләре белән

Куба утравындагы тоткын Равил Минһаҗев белән аның әнисе Зөһрәнең бер сәгатьлек телефон сөйләшүе булды.

Аны халыкара Кызыл Хач комитеты оештырды. Әлеге комитетның делегаты Пьер Марке әйтүенчә, телефон сөйләшүе халыкара хокукларны үтәү максатыннан эшләнә. Шушы хокуклар турындагы Женева конвециясенә Русия дә имза салган. Татар тоткыны Равил, татар әнисе белән сәгать буе русча сөйләшә. Кызыл Хач вәкилләре шундый шарт куя.

Халыкара Кызыл Хач комитеты делегаты француз Пьер Марке, аның секретаре Елена Чубар Гуантанамо - Чаллы сөйләшүеннән соң, “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдән баш тарттылар.

Минхһаҗев 7 ел буена Америка төрмәсендә утыра. Аның шушы Америкада калу ихтималы бармы дигән сорауга алар: “Безнең бу сорауга җавап бирергә вәкаләтебез юк”, диделәр. Пьер әйтүенчә, алар бары тик Женева конвенциясе кысаларында гына эш алып баралар.

“Без Гыйрактагы, Әфганстандагы, Гуантанамодагы тоткыннар янында, керергә рөхсәт ителгән урыннарда гына булабыз”, диде. Гуантанамодагы тоткыннар тормышы белән кызыксынып, Кызыл Хач делегатын сөйләшүгә чакыру барып чыкмый. “Төрмә, төрмә инде”, диде Пьер әфәнде, микрофоннан читкә китеп. Алар кунакханәгә ашыгуларын әйтеп, гафу үтенеп, китеп бардылар.

Шушы кунакларны каршы алу мәшәкате, озаклап телефоннан сөйләшү, 72 яшьлек Зөһрә апаны алҗыткан иде. Әңгәмә икенче көнгә калды. Булган сөйләшү белән Равил әнисен сөендергәнме, көендергәнме соң?

“Улым сөендерде. Исәнлеген сорагач, Аллага шөкер, диде. Хәзер бит инде төрмәдә чыгарга җыена, кая булса да кайту ягын карый. Германия аны алырга тырышмый. Сөйләшү барышында икебез бер фикергә килдек. Катарга кайтасы иде. Аның хатыны да төшендә, Равилнең Катарга кайтуын күргән”, ди Зөһрә апа.

Равил, аның гаиләсе Чаллыдагы шушы фатирда 9 ел яшәмиләр инде. Шулай да, коммуналь түләүләр исемлегенә кертеп торалар икән үзләрен. Зөһрә апа фатирда үзе генә яши. “Ноябрь аенда гына да лифтка 4 кеше өчен түләү килде. Кеше башыннан түләнә торган башка түләүләр дә килеп тора. 3 ай саен, конторадан конторага йөреп, имзалар җыеп, мөһерләр куйдырып, канны бик эчәләр”, дип борчыла Равилнең әнисе.
XS
SM
MD
LG