Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күмәк иминлек килешүе оешмасы уртак көчләр булдыра


Күмәк иминлек килешүе оешмасы илләренең дәүләт башлыклары күмәк җавап көчләре булдыру турында документ өлгесе әзерләде.

Оешманың Мәскәүдәге саммитын тәмамлаганда Русия президенты Дмитрий Медведев оешма җитәкчеләре күмәк көчләр булдыру турында документ өлгесен имзалады диде.

Бу оешмага Әрмәнстан, Беларус, Казакстан, Кыргызстан, Русия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан керә.

Медведев ярдамчесе әйтүенчә, бу көчләр уртак җитәкчелектә булачак һәм Русиядә урнашачак.
XS
SM
MD
LG