Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яһүдләр Ашировның мөфтиләр шурасыннан чыгарылуын тели


Русиянең баш раббины Берл Лазар Израильне еш кына тәнкыйтләүче Нәфигулла Ашировның Русия мөфтиләр шурасыннан чыгарылмавына кызганыч белдерде.

Известия газетына Лазар "Без Русия Мөфтиләр шурасында радикаль көчләр бар, ә Равил Гайнетдин вәзгыятьне кулында тотмый дип исәплибез," - дигән.

Лазар әйтүенчә, мөфтиләр шурасы рәисе Гайнетдин яһүд җәмәгатьчелегенә күп тапкырлар мөфти Аширов белән килешмәвен әйткән. Яһүд җәмәгатьчелеге Ашировның мөфтиләр шурасыннан чыгарылуына өметләнсә дә, бу булмаган.

Лазар без шуңа күрә Русия мөфтиләр шурасы белән хезмәттәшлек алып бармыйбыз, аларның чакыруларын кабул итмибез ди.
XS
SM
MD
LG