Accessibility links

Чираттагы бүләкләү


4 февральдә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бер төркем күп балалы аналарга бүләкләр тапшырды.

57 ана президент кулыннан “Ана даны” медальләре һәм 10 000 сум акча алды. Мондый бүләккә барлыгы 4500-дән артык ана лаек булган. Президент чыгышында соңгы чорда балаларның күпләп тууын шушы бүләкләү файдасы да булса кирәк дип шаяртты. Бүләк алучылар президентны якынлашып килгән туган көне - 75 яше белән дә котладылар. Аңа каршы Рәхимов: “Миңа 75 түгел, ә 25 кенә”, дип шаяртты.
XS
SM
MD
LG