Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Ибраһимовның яшәр урыны юк


Русия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов тораксыз калырга мөмкин. Әлегә ул яшь хатыны белән кеше дачасында яши.

Күптән түгел Ибраһимов үзенең җыр төркемендәге биюче Света белән гаилә корып җибәрде. 25 ел бергә яшәгән хатыны Альбинага җырчы Мәскәүдәге фатирын калдырган, ә үзе 21 яшьлек хатыны белән Мәскәү янындагы йортта яши башлаган. Бу исә Альбинаны канәгатьләндермәгән һәм ул мәхкәмә аша йортны да үзенә алмакчы.

Ибраһимов төркеменең җитәкчесе Александр Яковлев “Комсомольская правда”га белдерүенчә, Ибраһимовның сәламәтлеге мактанырлык түгел, җитмәсә элекке хатыны да гел проблемалар тудырып тора. Җырчыга Солтан исемле 13 яшьлек улы белән очрашу да тыелган.

Күптән түгел табиблар Ибраһимовта начар авыру тапкан. Шуңа да карамастан Альбина элекке ирен кызганырга уйламый. Хәзер җырчы яшь кәләш белән кеше дачасын яллап яши. Чөнки мәхкәмә булганчы Альбина аларга Мәскәү янындагы йорттан чыгып китәргә кушкан.

Әйтергә кирәк, Ибраһимов инде өченче тапкыр өйләнде. Альбина аның икенче хатыны. Имеш-мимешләргә караганда, ул чуаш милләтеннән. Заманында ул Света кебек Альбинаны да мактап туя алмаган иде.
XS
SM
MD
LG