Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пиратлар Украин корабыннан китте


Украинаның танклар һәм башка кораллар төягән корабын тотык итеп алган Сомали пиратлары йолым акчасы алганнан соң корабтан китте дип хәбәр ителә.

Т-72 шәкелендәге 33 танк һәм башка кораллар төягән МВ Файна корабы узган елның сентябрь аенда диңгез юлбасарлары кулына эләкте.
Андагы 20 диңгезче дә тотык итеп алынды.

Сөйләшүләр алып барган вәкилләр һәм пиратлар җитәкчелеге әйтүенчә, 3.2 миллион доллар йолым акчасын алганнан соң пиратлар корабтан киткән.

Украина президенты идарәсе әйтүенчә исә кораб Украина махсус хезмәтләре катнашындагы операция ярдамендә азат ителгән.
XS
SM
MD
LG