Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Казан мөнбәре” сәясәткә керергә тырыша


Дәүләт шурасы сайлауларының кризис вакытында узуы күп кенә көтелмәгән борылышлар алып килергә мөмкин. “Казан мөнбәре” сәяси клубының рәсми булмаган җыелышларында, оппозиция вәкилләре, дәүләт шурасы сайлавының ничек үтәчәген фаразлый.

Клуб җитәкчесе, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов якын арада кризиска бәйле ниндидер борчулы хәл булуын көтә. Астрологик цикл буенча һәр йөзеллык сугыш белән башлануын әйтеп, ул 1812 елгы ватан сугышын, 1914 елгы дөнья сугышын искә ала.
Җыелышта күптән түгел узган “Русия исеме” бәйгесе турында да сүз чыккан. “Народный союз” фиркасе әгъзасе Сергей Никитин, рәсми булмаган чыганаклардан бу бәйгедә Сталинның җиңеп чыкканын ишетүен, әйтә. Әмма бу хәл Европада зур канәгатьсезлек уяткан да, бәйгене оештыручылар Невскийны җиңүче иткән.
Сайлауга килгәндә, “Казан мөнбәре”нә җыелганнарны Роберт Миңнуллинның “Бердәм Русия” фиркасе исемлегендә Александр Гусев, Валенитина Липужина, Римма Ратникованы артта калдырып бишенче урында торуы шаккаттыра. Алар фикеренчә, Миңнулин киләчәктә, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинне алмаштырырга мөмкин.
Рәшит Әхмәтов фикеренчә, алдагы сайлауда шурага “Бердәм Русия”, “Гадел Русия” һәм КПРФ керечәк. “Гадел Русия” башлыгы Баковның Казанга килеп Шәймиев белән ябык ишекләр артында берничә сәгать сөйләшеп утыруын да, сәясәт белгечләре, сайлауга әзерлек дип саный. Оппозиция фикеренчә, сайлау нәтиҗәсендә коммунистлар белән “Гадел Русия”леләр 7-әр % тавыш җыяча. Бу очракта хакимият фиркасенең думада 42 депутат урыны булачак.
Бер мандатлы бүлгеләргә килгәндә, “Казан мөнбәре” вәкилләре коммунист Роберт Садыйков белән Ирек Мортазинның бер бүлгедә сайлануына игътибар итә. Сәясәт белгечләре, алар арасында ныклы көрәш булачак дисә дә, намзәтләр үзләре моны инкарь итә. Мортазин бу бүлгедә шәһәр думасына депутат булып сайлануын әйтсә, Садыйков биредә 10 елдан артык эшләвен искә ала. Ике намзәт тә үзләренең күп тавыш җыячагына ышана.

“Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” хәрәкәт җитәкчесе Дмитрий Бердников Дәрвишләр бистәсе бүлгесендә Александр Салий, “Элемтә” ширкәте хезмәткәре Зәкия Шәфыйкова, Амур өлкәсенең элекке вице-губернаторы Ронис Шәрипов арасында көндәшлек көчле булачак, ди.
Шулай ук, аның фикеренчә, бүгенге көндә күп кенә министрлар, бәйсез депутатларның шурага сайлануыннан курка. Янәсе түрәләр фикеренчә: бу депутатлар төрле идарәләргә йөреп, эшләргә комачаулап йөриячәк.
Сөйләшү барышында, “Ни өчен “ТАИФ” башлыгы Альберт Шиһабетдинов кебек абруйлы җитәкчеләр Дәүләт шурасына ашкына?” дигән сорау да күтәрелгән.
Оппозиция вәкиле Камил Зартдинов фикеренчә, президент Миңтимер Шәймиев киләчәккә үзенә табына торган Дәүләт шурасын төзи. Яңа шурага республика президентының 16 ышанычлы кешесе керәчәк, ди ул.
Рәшит Әхмәтов фикеренчә, шурага кертеләчәк депутатлар исемлеге инде алдан ук Мәскәү белән килешенгән. Русия җитәкчелегенең Марат Галиев, Рафаил Хәкимов, Индус Таһировны бу исемлектә күрәсе килмәгән, ди ул.
Сәясәт белгече Олег Александров исә, шураны Шәймиев һәм Шәймиевнеке булмаган депутатларга бүлү сөйләшүне барып төртелүгә китерәчәк. Аның фикеренчә, бүгенге көндә Татарстан үз байлыгының күпме өлешен Русиягә биргәнен белергә кирәк. Александров, киләчәктә халыкның бу вәзгыять белән килешмичә бәлки урамнарга чыгуын да фаразлый. Бердников исә, 90 елларда республика табышының 24%-ты Мәскәүгә китеп барганда халыкның урамга чыгуын искә алган. Хәзер исә, Мәскәүгә 75% табыш китә, әмма ризасызлык белдереп урамга чыккан кеше юк, ди оппозиция вәкилләре.
XS
SM
MD
LG