Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәк Манас турында АКШ белән сөйләшүне дәвам итә


Кыргызстан премьер-министры Игорь Чудинов Бишкәк Кыргызстандагы АКШ хәрби базасы турында Вашингтон белән сөйләшүләрне әле дә дәвам итә диде.

Пентагон сүзчесе Браян Уитман да сөйләшүләрнең дәвам итүен раслады.

Сишәмбе көнне кыргыз президенты Курманбек Бакыев Манас хәрби базасы ябылачак дигән иде.

Ул моны Мәскәүдә Кыргызстанга Русиядән 2 миллард доллар кредит һәм ярдам алу турында килешкәннән соң әйтте.

Манасны ябу турында карар раслау өчен парламентка тапшырылды.

Әмма бу карар турында тавыш бирү киләсе атнакичтә генә булыр кебек.

Хөкүмәтнең парламенттагы вәкиле Мурза Капаров депутатларга бу карарны комитетларда ашыкмыйча тикшерергә киңәш итте.
XS
SM
MD
LG