Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы сайлауларда премьер коалициясе җиңде


Гыйракта сайлау комиссиясе җирле сайлауларда премьер-министр Нури әл-Мәлики яклы Канун Дәүләте коалициясе Багдадта һәм тагын 8 виләяттә җиңеп чыкты дип белдерә

Комиссия әйтүенчә, бу коалиция Багдадта 38 процент тавыш җыйган. АКШка каршы сугышчан дин әһеле Моктада әс-Садр һәм бер сөнни фирка тарафдарлары 9-ар процент тавыш җыйган.

Гыйракның икенче иң зур шәһәре Басрада премьер тарафдарлары 37 процент, Иран белән тыгыз элемтәдә булган иң зур шыгый фиркасе – Гыйрак Югары Ислам Шурасы 11.6 процент тавыш алган.

Сайлау комиссиясе тавышларның 90-лап проценты саналды ди.

Узган шимбә көнне илдәге 18 виләятнең 14-ендә җирле шураларга сайлаулар үтте.

Бу 2003 елда Гыйракка АКШ җитәкчелегендәге көчләр кергәннән соңгы иң тыныч сайлаулар булды.
XS
SM
MD
LG