Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда кемнең сүзе үтемлерәк?


Белгечләр Талибанның 2009 елга көрәш стратегиясен исәпләп чыгарды: юлларны шартлату һәм президент сайлауларына комачаулау.

Әфганстанга яз килү белән сугышчылар урыннарыннан кузгалды һәм актив чараларга кереште. Соңгы елларда НАТО һәм АКШ хәрбиләре мондый кузгалуларны “Талибанның язгы күтәрелеше” дип йөртә иде, әмма монысы үткәннәреннән аерыла, ди белгечләр.

Хәрби чараларны өйрәнгән эксперт Тим Рипли, Талибанның Пакстан аша Әфганстанга баручы юлларга һөҗүмнәрне арттыруы, көньяк-көнбатыш вилаятьләрдә баш күтәрү очракларының ешаюы турында әйтә. Ул шулай ук илдә президент сайлаулары алдыннан сәяси вәзгыятьнең торган саен күбрәк катлаулана баруына да игътибарны юнәлтә. "Бу “Талибанның язгы күтәрелеше” генә түгел, бу аның 2009 елга стратегиясе", ди Рипли.

Һөҗүмнәрнең артуы белән беррәттән рәсми хакимиятләр белән хезмәттәшлек иткән җирле халыкка янаулар, басым да арта. Талибан моның өчен төннәрен авылларда хатлар таратып, диварларга язулар ябыштырып чыгу ысулын куллана.

Белгеч Тим Рипли әйткәнчә, Талибан сәяси эшчәнлек тә алып бара. Мәсәлән, рәсми хакимиятләр билгеләгән шәһәр башлыгы, казый һәм мәхкәмә белән беррәттән үз хакимиятен оештыра. Мондый хәлләр Хелменд, Кандаһар һәм башка вилаятьләрдә булган.

Гыйрактагы ысуллар

Шул ук вакытта Әфганстанда, Гыйрактагы кебек юлларга бомба салу очраклары ешайган. Әфганстанның саклану министры Абдул Рахим Вардак, бу очраклы түгел, ди.

“Үткән елдан башлап, Гыйракта көрәш уңышлы барганга, Әфганстанга читтән террорчылар агылды. 2008 елда булган бәрелешләрдә катнашкан сугышчыларның 60% чамасы читтән килгән иде”, ди Вардак.

АКШ президенты Барак Обама, Әфганстанга тагын 30 мең гаскәри җибәрергә кирәк, дип белдергән иде. Хәзер бу карарны үтәү шактый авырлашты. Бер яктан, гаскәрләргә әйберләр алып килә торган юлларга һөҗүмнәр арта, икенче яктан, Кыргызстан Әфганстандагы көрәш өчен алып торган АКШның Манас хәрби базасын ябырга җыена.

Русия үз ярдәмен тәкъдим итә

Чәршәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Күмәк иминлек килешүе Оешмасына (OДКБ) кергән илләр Әфганстандагы чараларга ярдәм итәргә әзер, дип белдерде.

“Русия һәм ОДКБ оешмасына керүче башка илләр дә АКШ, башка илләр белән террорга каршы көрәштә тулы канлы хезмәттәшлеккә әзер. Бу көрәш заманча, күп төрле булырга, хәрби һәм сәяси компонентларга таянырга тиеш”, диде Медведев.

БМО баш секретаре Пан Ги Мун, Әфганстан өчен халыкара стратегия хәрби чараларны гына түгел, авыл хуҗалыгын, энергия тармагын, сәнәгатьне үстерүне дә күз алдында тота, дип әйткән иде.

Әфганстан саклану министры Вардак, илдә тынычлыкка хәрби чаралар белән генә ирешә алмау фикере белән килешә. Әмма ул, Әфганстан хакимиятләре һәм халыкара көчләрнең тырышлыклары нәтиҗә бирмәсә, Талибан алга таба да моны үз мәнфәгатьләрендә кулланып барачак, ди.
XS
SM
MD
LG