Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Косовоны танырга чакыра


Европа Берлеге парламенты Берлекнең барлык илләрен дә Косовоны бәйсез дәүләт буларак танырга чакырды.

Бер ел элек Сербиядән бәйсезлеген игълан иткән Косовоны берлектәге 27 илнең 22-се таныды.

Кыпрыс, Греция, Словакия, Испания һәм Романия, я Сербиягә теләктәшлек йөзеннән, я үз төбәкләрендә дә бәйсезлек хәрәкәтләренең көчәюеннән куркып, Косовоны танымады.
XS
SM
MD
LG