Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДБ илләрендә - “Татар моңы”


“Татар моңы” җыр бәйгесе Русия төбәкләрендә генә түгел, БДБ илләрендә дә уза. Казанда исә сайлап алу бәйгесе 14 февральгә каралган.

6 февральдә Ташкентта “Татар моңы” I Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесе узачак. Аны Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге оештыра.

Шундый ук бәйге 14 февраль көнне Украинаның Киев шәһәрендә дә үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге рәисе Рөстәм Гайнетдинов сүзләренчә, финанс проблемалары булу сәбәпле, бәйгене бер көн генә уздыру каралган. Әгәр иртәнге якта сайлап алу турлары узса, төштән соң гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы да көтелә.

Телевизион бәйге булганлыктан, “Татар моңы” бәйгесенең төбәк турлары “Татарстан — яңа гасыр” каналы аша күрсәтеләчәк. Матбугат очрашуы вакытында “Татарстан — яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова: “Һәр төбәктән аерым тапшыру эшләнәчәк”, дигән иде.

“Татар моңы”ның сайлап алу бәйгесе инде Казакъстанда, Мәскәүдә, Cембердә, Марида һәм башка кайбер төбәкләрдә узды.
XS
SM
MD
LG