Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәк: Манасны ябу инде тәгаенләнде


Кыргызстан хөкүмәте сүзчесе Айбек Солтангазиев Кыргызстандагы АКШ хәрби базасын ябу инде тәгаенләнде дип белдерде.

Моңарчы Вашингтон белән Бишкәк Манас базасының язмышы турында әле дә сөйләшә дип хәбәр ителгән иде.

Атнакич АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Кыргызстанның Манасны ябу карарына кызганыч белдерде һәм сөйләшүләрне дәвам итү мөмкин булыр дип өметләнүен әйтте.

Сишәмбе көнне кыргыз президенты Курманбек Бакыев Мәскәүдә Кыргызстанга Русиядән 2 миллиард доллар кредит һәм ярдам алу турында килешкәннән соң Манас хәрби базасы ябылачак диде.

Манасны ябу карары хәзер парламентта расланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG