Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин инде Мөхәммәтшинны гаепли


Ирек Мортазин "Бердәм Русия" фиркасенең беренче "өчлег"ендәге нәмзәтләрнең теркәлүен гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Мортазин “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау исемлегенең башында торган нәмзәт Фәрит Мөхәммәтшинның, Лариса Малыхинаның һәм беренче "өчлек"кә кермәгән башка бер нәмзәт Илшат Әминовның гамәлләре сайлау канунын боза дип, прокуратура һәм Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять итте.

Мортазин, парламент рәисе һәм “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның әле 26 декабрь көнне “Яңа Гасыр” каналының “7 дней” тапшыруында чыгыш ясавы, сайлау хокукының төп гарантияләре турындагы канунны тупас боза, дип саный.

Фәрит Мөхәммәтшинның тапшыруны алып баручы икенче бер нәмзәт, берүк вакытта “Яңа Гасыр” җитәкчесе Илшат Әминов белән бергә 7 минутка якын “Бердәм Русия” фиркасенең кризисны ни рәвешле җиңү турында сөйләшеп утыруы, сайлаучыларны вакытыннан алда өндәү, үгетләү булып тора, чөнки ул вакытка хакимият фиркасенең исемлеге әле тикшерелмәгән һәм рәсми расланмаган иде, ди Ирек Мортазин.

Шул ук 26 декабрь тапшыруында хакимият фиркасенең беренче "өчлег"енә кергән депутатлыкка нәмзәт һәм "Татнефть" оешмасының проектлау һәм тикшеренү инститүты белгече Лариса Малыхина турында 6 минут ярымлык видеоязма күрәсетелүе дә каннуны боза дип исәпли үзе бәйсез нәмзәт буларак теркәлгән Мортазин.

Бу видеосюжет сайлаучыларда “Бердәм Русия” вәкиленә уңай караш булдыру максатында төшерелгән, шуңа күрә ул сайлау канунын боза, ди Мортазин.

Үзенең шикаятендә ул шулай ук “Яңа гасыр” каналының җитәкчесе һәм нәмзәт Илшат Әминовны да сайлау көрәшеннән чыгарырга тәкъдим итә.

2009 елның 19 гыйнварында “Эфир” каналының “Город” тапшыруында нәмзәт Илшат Әминов турында 6 минут 50 секундлык видеосюжет күрсәтелде, дип яза Мортазин.

Аның фикеренчә, Әминов “Эфир” ширкәтен оештыручыларның берсе булып тора, шуңа күрә бу очракта ул урынын шикле максатларда файдалана булып чыга, бу да сайлау канунын боза.

Шушылырга нигезләнеп Ирек Мортазин прокуратура һәм Үзәк сайлау комиссиясенең мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүен сорый һәм нәмзәт Мөхәммәтшин, Малыхина һәм Әминовны сайлаудан чыгару мөмкинлеген тикшерергә куша.

Татарстанда парламентка сайлаулар 1 мартта үтәргә тиеш, рәсми төстә өндәү чараларын алып бару февраль башында гына рөхсәт ителде.

Үзәк сайлау комиссиясенең интернет сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, "Бердәм Русия" һәм башка фиркаләрнең сайлау исемлекләре 16 гыйнварда теркәлгән.

Ирек Мортазин “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәдә, канун бозылуын күрсәтүче башка мисаллар да бар, ди. Ул "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстандагы башлыгы һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның көн саен диярлек телевизор экраннарында күренүенә игътибарны юнәлтә.

"Сайлау кануннары депутатка сайлаучылар белән очрашып, хисап тотуны рөхсәт итә, әмма ул (Мөхәммәтшин) киләчәк турында, кризисны җиңү хакында сөйли, бу чын-чынлап өндәү, сайлаучыларны үгетләү", ди Мортазин.

Шушы арада Татарстан мәгълүмат чараларында Фәрит Мөхәммәтшинның сәфәрләре турында мәгълүмат даими чыгып торды. Күптән түгел ул Түбән Камада булды, анда төрле очрашулар үткәрде, белдерүләр ясады. Республиканың рәсми агентлыклары аның сәфәре хакында язганда, Мөхәммәтшинны Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе буларак танытты.

Мортазин, без мондый хәлләргә бәйләнмибез, бу шикаятьләрдә берничә мисалны гына китәребез, диде. Ул шикаятенең тулысынча булмаса да, өлешчә канәгатьләндерелүенә өметләнүен әйтте. Ягъни Мортазин "Бердәм Русия" исемлегеннән кемнең дә булса сайлаудан төшеп калуын көтә.

Күптән түгел рәсми хакимиятләргә оппозициядә торган 6 нәмзәт бер төркемгә берләште. Аңа Мортазиннан кала, "Җинаятьчелеккә каршы һәм кануныйлык" хәрәкәте башлыгы Дмитрий Бердников, депутат Александр Штанин, Коммунистлар фиркасенең парламент төркеме әгъзәләре Александр Салий, Роберт Садыков һәм Нәсимә Столярова керде.

Мортазинның бу сәяси клубтагы фикердәшләре аңа рухи яктан теләктәшлек белдерсә дә, Мөхәммәтшинга каршы гариза язарга җыенмый. Әмма аларның үзләрнең дә хакимияткә дәгъвәләре бар. Мәсәлән, коммунистлар вәкиле Нәсимә Столярова, мәктәпләрдәге ата-аналар җыелышлары хакимият фиркасен яклау очрашуларына әйләнә бара, дип белдерә.

Үзе дә депутатлыкка нәмзәт булган Мортазин: “Мин сайлаучылар белән очрашудан тыш, башка бернинди дә сайлау алды кампаниясен алып бармыйм”, ди.

2008 ел ахырында Ирек Мортазинга каршы җинаять эше ачылган иде. Ул Татарстан президентының үлеме турында ялган хәбәр тарату, китабы һәм матбугаттагы, интернеттагы чыгышларында президентка яла ягу, дәрәҗәсен төшерүче мәгълүмат бирүдә, социаль катламнар арасында каршлыкка өндәүдә гаепләнә.

Татарстан Дәүләт шурасындагы 100 урын өчен дүрт фирка вәкилләре ("Бердәм Русия", "Гадел Русия", ЛДПР, КПРФ) һәм бермандатлы бүлгеләрдән 200-ләп нәмзәт көрәшә.
XS
SM
MD
LG