Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Барросо Мәскәүдә Русия җитәкчелеге белән очраша


Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэл Барросо Мәскәүдә президент Дмитрий Медведев белән Русия һәм Европа арасында энергия һәм сәясәткә бәйле киеренкеләшкән мөнәсәбәтләр турында сөйләште.

Август аенда Русиянең Грузиягә каршы сугышы сәбәпле берлек Мәскәү белән стратегик партнерлык сөйләшүләрен туктаткан иде.

Бу елда Украина белән газ бәхәсе сәбәпле Газпром Европага газ җибәрүне туктаткач, мөнәсәбәтләре тагын да киеренкеләште.

Барросо белән очрашуда Медведев яңа энергия кризисына юл куймау өчен халыкара хокукый кысалар булдырырга чакырды.

"Соңгы газ кризисы бу өлкәдә барысының да яхшы булмавын күрсәтте. Мондый мәсьәләләрнең ике арада, низагъта катнашучы илләр арасында чишелергә тиешлеге турында күпме генә сөйләсәк тә, кызганыч ки, моннан башка илләр мәнфәгатьләренә зыян килә. Шуңа күрә безгә мондый хәлләр кабатланмасын өчен халыкара хокукый система булдыру турында уйларга кирәк. Чөнки хәзерге система эшләми. Мин Энергия хартиясен дә күздә тотам," – диде Медведев.

Барросо Мәскәүгә Европа комиссиясенең 9 әгъзасы белән килде.

XS
SM
MD
LG