Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

Татарстанның фәнни институтлары нефть чистарту җайланмалары белән бар дөнья күләмендә таныла. Фән эшлеклеләренең хезмәт хакы гына ни сәбәптер түбән булып кала.

Татарстан Фәннәр академиясе утырышы да хәзер республикада күп яңгыраш алган кризис һәм парламент сайлавы турында сүзләрдән башланды. Русия фәне көне уңаеннан оештырылган чарада Татарстан премьер-министры урынбасары Равил Моратов катнашып, кризиска каршы чаралар булдыруда киләчәктә фәннәр академиясе дә өлеш кертергә тиешлеген әйтте.

Моратов фән, эшмәкәрлек һәм икътисад тармагы берләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеккә басым ясады. Чыннан да, бүгенге көндә Татарстанның фәнни институтлары ярдәмендә төрле җайланмалар булдырыла. Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров "Нефть һәм газлардагы күкертне эшкәртү һәм куллану" дигән темага лекция укып күпләрне шаккатырды. Чөнки ул җитәкләгән Углеводород чималы фәнни институтының Мәскәү белән эшләгән технологиясе бүген дөньяның берничә илендә кулланыла.

Мазһаров әйтүенчә, элегрәк нефтьне тапкач, анда төрле кушылмалар күп булса, ул урынны кире күмеп куйганнар. Әмма заманалар үзгәрә һәм нефтьнең елдан-ел кимүе сәбәпле, ул кадерле әйбергә әйләнде. Шуңа хәзер кара алтынны төрле кушылмалардан чистарту мөһим булып кала.

Әхмәт Мазһаров 20 ел элек Казакъстандагы нефть урыннарын Американың "Шеврон" ширкәте сатып алган иде. Һәм анда шактый гына агулы кушылмалар күп булуы ачыкланды. Ә ул чакта сузылган торбалар ярдәмендә, американлылар нефтьне Новороссийскига кадәр экспортларга тиеш иде. "Транснефть" оешмасы исә чистартмаган килеш әлеге нефтьне үз җиреннән җибәрергә рөхсәт бирмәде. Чөнки берәр тишек барлыкка килсә, без ярты Русияне агулыйбыз, диделәр. Шуннан аларга нефтьне чистарту мөмкинлеләрен табу киңәш ителде. Америкада андый белгечләрне таба алмагач безнең углеводород институтына мөрәҗәгать иттеләр", ди Мазһаров.

Аның сүзләренчә, 1993 елны Америкадан 5 кеше килеп бездәге җайланманы сынап караган һәм шуннан "Шеврон" белән берлектә әлеге технологияне гамәлгә кертү башланган. "Мазхаров әйтүенчә, "Шеврон" Татарстанга шактый гына гына реклам ясаган, чөнки нефть чистарту белән кызыксынган илләргә алар Казанга барырга киңәш итә икән.

Америкадан тыш, Татарстан әле Иран белән дә хезмәттәшлек итә. "Иран нефть үзәге безнең технологиягә нигезләнеп җайланмалар булдырды. Безнең барлыгы 12 технология бар һәм Тәһран янында аларның барысына да җайланмалар куелган", ди Мазһаров.

Шундый зур фәнни үсешләр булуга кармастан, Татарстанның фән өлкәсендә эшләүчеләрен мул яши дип әйтеп булмый. Моратовның эшмәкәрлек, фән һәм икътисадның берләшеп эшләргә тиеш, дигәне дә шуңа бәйледер, күрәсең.

Мазһаров үзе исә заманча технологияне дөнья күләмендә әйбәт бәягә сату өчен банк гарантиясе һәм тагын кайбер шартлар кирәклеген, әмма эш башлаганда фәнни институтта аларның берсе дә булмавына зарлана. Әмма Татарстанның үзендәге күкертле нефте өчен бу җайланмалар да ярамый икән. Чөнки ул авыр нефть төркеменә керә.

"Андый нефтьне чистарту өчен яңа технология эшләдек", ди Мазһаров.

Филология фәннәре докторы, профессор Мәлик Хәйруллин әйтүенчә, химия-физика фәне акча эшли ала, әмма һуманитар өлкәдән моны таләп итү ярамый.

Мәлик Хәйруллин физика-химия фәне турыдан-туры җитештерү өлкәсе белән бәйле. "Шуңа да алар дәүләт икътисадына күбрәк файда китерә, тик һуманитар фәннәргә дә игътибарны киметергә ярамый", ди Хәйруллин.

Аны шулай ук яшь фәнни хезмәткәрләргә торак булмау, стипендиянең аз булу мәсьәләсе дә борчый. Яшьләрнең фәнгә бик аз килүе дә шуңа бәйледер, мөгаен. Әмма Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова башкачарак фикердә тора. Ул Русия фәне көне уңаеннан узган утырышта "Бердәм Русия" фиркасе фәннең алга китешенә күп эшләде, киләчәктә дә Татарстан парламентына әлеге партия депутатларын сайласак, фән өлкәсенә файда булмыйча калмас дигән фикер белдерде.

Татарстан Фәннәр академиясе каршында эшләүче тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов та бу көннәрдә үз хезмәткәрләрен җыеп, якынлашучы сайлау турында сөйләгән. Хәкимов үзе дә "Бердәм Русия" исемлегеннән депутатлыкка намзәт булып бара. Аның әйтүенчә, ул "Бердәм Русия" фиркасен төзүчеләрнең берсе булган. Әмма Рафаил Хакимов бу фиркәнең әгъзасы булып тормый. Шушы хакимият фиркәсе федерализм, милләт үсеше мәсьәләләрендә зур хилафлыклар эшләгән. Әмма Рафаил Хәкимов башка альтернатива юклыктан "Бердәм Русия" өчен тавыш бирергә чакыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG