Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Сәяхәт белгечләре доллар белән евроның үсүе Татарстанга чит илләрдән килүчеләрнең санын арттырырга мөмкин дип фаразлый.

Җомга көнне “Казан” сәяхәт ширкәтенең шәһәр үзәгендәге офисыннан җиһазларын ташыдылар. Алар чыгымнарны киметү өчен барлык хезмәткәрләрне бер бинага тупларга карар кылган. Моңа кадәр өч урында утыра иделәр. Әмма бу бизнестан китергә җыенмый алар.

Мәскәү һәм Питербурда тур-ширкәтләрнең 25-30%ы ябылды инде, ди “Казан” cәяхәт ширкәте башлыгы Елена Илькун. Әмма Казанда бу бизнеста шөгыльләнүчеләрнең хәлләре турында ниндидер хисап алып барылмауга да гаҗәпләнә. “Сезгә Казанда күпме офис ябылганны беркем дә өздереп кенә әйтә алмас”, дип тә өстәде ул. Һәм шулай ук әлегә җәй көне сәяхәтчеләр күбәер яки кимер дип фаразларга да иртәрәк, дип белдерә.

“Казан” сәяхәт ширкәтенең төп юнәлеше Татарстан башкаласына һәм республикага кунаклар кабул итү.

“Гыйнвар нәтиҗәләре күрсәткеч була алмый әле. Чөнки бу айга юлламалар кризис башланганчы, август аенда ук сатыла башлаган иде. Апрель, май айлары хәлнең ничек икәнен күрсәтер дип торабыз. Узган елның феврале белән быелның нәкъ шушы аена сатылган юлламаларны чагыштырсак, кимемәгән. Март аена килсәк, кимегән. Ә менә апрель аенда, узган елгы белән чагыштырганда, быел Казанга килергә теләүчеләр арткан”, дип Елена Илькун март аена тагын юллама алырга теләүчеләр булыр әле дип өметләнә.

Билгеле булганча, Татарстан башкаласына узган ел 850 мең кеше килгән. Кабул итүче турширкәт вәкилләре әйтүенчә, сәяхәтчеләрне Казанның тарихи шәһәр булуы кызыксындыра. Бигрәк тә милли үзенчәлеккә, аш-суга мөкиббән китәләр икән.

“Теләүчеләрне без татар халык ашларын әзерләргә, татарча биергә, түбәтәйләр чигергә, милли кием үзенчәлекләрен ничек итеп тегәргә дә өйрәтәбез”, ди Илькун.

Аның сүзләренчә, мондый киңәйтелгән турлар шәһәрне генә карау сәяхәте белән чагыштырганда кыйбатрак. Әмма теләүчеләр дә аз түгел икән.

Казан белән танышырга килүчеләрнең күпчелеге Идел буе шәһәрләреннән һәм Мәскәү белән Питербурдан. Кайбер сәяхәт белгечләре финанс кризисы эчке туризмга уңай тәэсир ясар дип фаразлый. Рубльнең көннән-көн очсызлануы, доллар белән евроның күтәрелүе моңа сәбәп булырга мөмкин.

Әмма кабул итүче турширкәт вәкилләре, нәкъ шулай булыр дип куанырга ашыкмый. “Финанс кризисы сәяхәт яраткан нәкъ урта катлауга ныграк китереп сукты бит”, ди Елена Илькун.

Доллар белән евроның кискен артуы Казанга чит ил туристларын күбрәк китерер дигән фаразлар да бар. “Без дә шулай дип фаразлыйбыз. Русия чит ил сәяхәтчеләрен узган еллар белән чагыштырганда күбрәк кызыксындырырга мөмкин. Әмма икенче яктан караганда, алар да бит безнең шикелле үк финанс кыенлыклары кичерә. Монда нәрсәдер фаразлау бик катлаулы мәсьәлә”, ди Елена Илькун.

Казанның сәяхәтчеләр иң күп була торган Бауман урамына урнашкан “Шаляпин” кунакханәсенең маркетинг бүлеге башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов үзләренә урнашырга теләүчеләрнең узган елгы белән чагыштырганда артык күп кимемәвен әйтте.

“Шаляпин”га чит илләрдән бизнес вәкилләре урнаша. Шәмсетдинов, эшмәкәрләрне сәяхәтчеләрдән аерып карарга ярамый, ди. Вакыт табып алар да Казан белән танышырга чыгып китә икән.

Гомүмән, сәяхәткә генә килүчеләр “Шаляпин”га тукталучыларның 40%ын тәшкил итә. Шәмсетдинов евро һәм доллар үскәч Казанга килүчеләр саны арту фаразларны кире какмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG