Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Уфада тагын бер троллейбус янды


Уфадагы җәмәгать транспортында чираттагы тапкыр янгын чыкты.

Бу юлы Уфаның үзәк урамнарының берсендә троллейбуска ут капты. Бәхеткә күрә, троллейбуста бу вакытта нибары өч кенә кеше була. Аларны тиз арада чыгарырга өлгерә троллейбус йөртүче. Үзе янгын сүндергеч җайланма белән ялкынны сүндерергә керешә. Аңа ярдәмгә янәшәдәге машианалар хуҗалары да килә. Әмма үз көчләре белән генә җиңә алмыйлар.

Янгын сүндерү машиналары килгәч кенә, троллейбусны тулысынча ялкын кочагыннан коткаралар. Ләкин бик нык зыян күреп өлгерә ул. Ярый әле кеше корбаннары юк. Уфада гына да быел өченче тапкыр җәмәгать транспортында янгын чыкты. Бар очракта да бәла-казага техниканың иске булуы сәбәпче.

XS
SM
MD
LG