Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир алалмаучылар баш күтәрә


8 февраль көнне, Уфа үзәгендәге “Кояшлы” микрорайонында фатирлар сатып алу өчен килешү төзеп, акчаларын түләп тә, һаман да фатирлы була алмаучыларның ризасызлык чарасы үтәчәк.

“Кояшлы” микрорайоны Уфаның яңа йортлар күпләп төзелүче төбәге. Анда байтак кына йортлар төзелеп файдалануга тапшырылды да инде. Әмма “сакаллы” төзелешләр дә җитәрлек. Берничә ел элек үк яңа йортларда фатир алуга акчаларын күчергән йөзләрчә кешеләр һаман да үз теләкләренә ирешә алмый, чөнки берничә йорт төзелеше тәмам туктатылган. Бу төзелешләргә алынган ширкәтләр һәм оешмалар җитәкчеләре халык белән очрашудан качып йөри.

Фатир ала алмый җәфа чигүчеләр үз проблемаларына чираттагы тапкыр республика һәм Уфа шәһәре хакимиятләренең игътибарын җәлеп итү максатын куя. Урам җыенына рөхсәт алынган. Анда байтак кеше килер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG