Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе җитәкчеләре Уфада очрашты


Башкортстан башкаласының 450 еллык юбилейдан соң мондый да көчәйтелгән иминлек чараларын күргәне юк иде әле.

Һәр адым саен милиция хезмәткәрләре торуы, үзәк урамнарга шәхси машиналарны гына түгел, ә күп кенә җәмәгать транспортын да үткәрмәү белән башланды Уфада 6 февраль иртәсе.

Җомга көнне Башкортстан башкаласы Идел буе федераль округы шурасының күчмә утырышы вәкилләрен кабул итте. Иминлек чараларын көчәйтү дә, гади халыкка күп уңайсызлыклар тудырса да, нәкъ менә шушы җыенга килүче югары дәрәҗәле кунакларга уңай һәм имин шартлар тудыру күзлегеннән чыгып эшләнгәндер.

Уфадагы җыен финанс кризисы шартларындагы эшчәнлек мәсьәләләренә багышланды. Башкортстанга Русия президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Григорий Рапота да килде. Киңәшмә эшендә Идел буе федераль округына кергән төбәк җитәкчеләре, шул исәптән, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та һәм Башкортстанга күрше башка кайбер өлкәләр башлыклары да катнашты.
Киңәшмә үз эшен башлаганчы, килгән кунаклар Уфа янындагы яңа төзелешләр, яңа ширкәтләр белән танышты. Аннан соң Григорий Рапота баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Бу күрешү Уфаның борынгы Җәмигь мәчетендә оештырылды һәм андагы сөйләшүдә, Мортаза Рәхимов, премьер-министр Раил Сарбаев һәм башка югары җитәкчеләр дә катнашты.

Аннан соң Григорий Рапота архиепископ Никон белән дә очрашып сөйләшүләр үткәрде. Ислам дине башлыгы да, православлар җитәкчесе дә кунакларга Башкортстанда төрле дин әһелләренең дус һәм тату яшәве турында сөйләде.

Идел буе федераль округы шурасының күчмә утырышы төштән соң, “Конгресс-холл” бинасында үз эшен башлады. Шул утырыш алдыннан Башкортстан хөкүмәте рәисе Раил Сарбаев журналистлар белән аралашуда әлеге җыенның Башкортстанда үтүен аның алдынгы төбәк булуы белән бәйләп аңлатты.

Идел буе федераль округы шурасының күчмә утырышының бу юлы Уфада үтүе сәбәбе дип, Башкортстанның алга киткән төбәк булуы китерелсә дә, аның төп сәбәбен президент Мортаза Рәхимовның юбилее белән дә бәйлиләр. 7 февральдә Башкортстан президентына 75 яшь тула. Идел буе федераль округына керүче төбәкләр җитәкчеләрен шушы туган көнгә чакыруның да уңай форсаты булып тора бу җыен, дип белдерә аналитиклар.

Уфаның “Конгресс-холл” бинасында узган киңәшмәдә катнашучылар бүгенге дөньякүләм икътисад төшенкелеге шартларында, сәнәгать ширкәтләренең, авыл хуҗалыгының, банкларның уңышлы эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде.

Төп доклад белән Русия президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле урынбасары Алексей Кубрин чыгыш ясады. Аннан соң Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Удмуртия президенты, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы фикер алышуларда катнашты. Ахырда киңәшмәдә катнашучылар йомгаклау документын кабул итте. Шунысы кызык – утырышта бер сәгатьтән соң ук, барлык матбугат чаралары вәкилләрен залдан чыгардылар һәм фикер алышулар ябык ишекләр артында дәвам итте.

Мәгълүм булуынча, Уфага килгән күпчелек кунаклар, рәсми өлеш җомга көнне үк тәмамланса да, шимбәгә кадәр калачак. Алдан уйланганча, киңәшмә эше салмак кына Мортаза Рәхимовның 75 яшьлек туган көнен бәйрәм итүгә күчәчәк.
XS
SM
MD
LG