Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанга АКШ хәрби йөкләре Русия аша ташылачак


Русия үз җире аша АКШ көчләренә Әфганстанга хәрби йөкләр кертүне рөхсәт итәргә әзер.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ җитәкчелеге берничә көн элек шундый рөхсәт сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итте диде.

Лавров әйтүенчә, Мәскәү хәзер АКШның нинди йөкләр ташылачагы турында мәгълуматлар бирүен көтә, шуннан соң кирәкле рөхсәт биреләчәк.

Җомга көнне АКШ рәсмие Таҗикстан үз җире аша Әфганстандагы НАТО һәм АКШ көчләре өчен хәрби булмаган йөкләр ташуны рөхсәт итәргә әзер дип белдерде.

Бу турыда сөйләшү өчен тиздән Дүшәмбегә АКШ рәсмиләре төркеме киләчәк.
XS
SM
MD
LG