Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

Патриарх Кириллның тәхеткә утыру йоласы җәмәгатьчелектә төрле хисләр уятты. Татарстанның һәм татар зыялыларының моңа мөнәсәбәте нинди соң?

Бу соңгы көннәрнең һәм атналарның иң зур вакыйгалары санына кергән тамаша. Турыдан-туры эфирда Мәскәү чиркәвендә патриарх Кириллны үз вазифасына багышлау йоласы. Алтын гөмбәзләр, алтын йөгертелгән иконалар, җиһазлар, асылташлар белән бизәлгән тәреләр һәм матур, көчле тавышлы ирләрнең чиркәү җырларын башкаруы сәгатьләр буе телевизор экраннарында булды. Мондый тантаналар президент инаугурациясен хәтерләтте. Алар хакимият фиркасенең яңа җитәкчесен сайлау җыелышын да уздырды.

Русия дәүләтен коруга зур өлеш керткән чиркәүнең әһәмияте турында ачыктан-ачык әйтелде. Ил халкының 80%-тан артыгы руслар булгач, моңа гаҗәпләнмәскә кирәктер. Шулай да, халык барыбер бераз аптырашта калды. Борис Годунов операсы спектакленә охшап торган чиркәү йоласында әле күптән түгел генә партия комсомол сафларында йөргән дәүләт башлыкларының басып торуы шомландырды. Һәркемгә, мөселманга да, яһүдигә дә, буддага табынучыларга да һәм Алласыз материалист атеистларга да шәм тотып шул чиркәүгә йөрергә туры килмәсме икән дигән шомлы фикерләр кешеләрнең күңелендә кайнады. Ил башлары кайда, халык шунда бара бит. Каршылыклы һәм моңача күрелмәгән хәл бу.

Белгечләр әйтә - Русия дөньяви ил, шәригать кануннарыннан дәүләт кануннары өстенрәк булырга тиеш. Дин кануннарының өстенлегенә омтылучыларны мәхкәмәгә тарттырып, төрмәгә утырталар, ваһабчылар, Хизбуд-тахрирчылар дигән мөһерләр тагыла. Ихлас мөселманнар өчен башка диннең дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелүе дә куркыныч хәл булып күренә. Менә шуңа күрә, толерантлык дигән нәрсә кирәк. Түзергә, сабыр булырга! Башка диндәгеләргә кәфер-дошман дип карасаң, әллә нинди бәлаләр килеп чыгарга мөмкин. Православ динен тотып, патриарх сайлаучылар арасында керәшен кардәшләребез дә бар бит әле. Димәк, бу бәйрәм турыдан-туры татарга да кагыла.

Бөтенләй бер милләткә дә ябышып ятмаган манкортлар һәм дингә тартылмаган атеистлар тынычмы соң? Юк шул. Аларга да дәүләт башлыгының үзләренә якын булуы кирәк. Шуңа күрәме икән, Медведев дүшәмбе көнне әрхәрәйләрне Кремль сараена җыеп, дәүләт чиркәү эшенә кысылмый дип, белдерде. Янәсе, чиркәү дә дәүләткә тәэсир итми, ул үзе бөтен халыкның президенты. Шулай дип уйларга тыелмаса да, турыдан-туры андый белдерү ясалмады. Берьюлы 300-ләп православ руханиеның Кремль сараена кереп, президент белән бер өстәлдә сыйлануы эзсез калмыйдыр, әлбәттә. Чиркәү әһелләре дә, мөселман мөфтиләре дә Кремльгә һәрвакыт кереп тора. Шулай да, православ дин әһелләре күбрәктер. Президентка әрхәрәйләр кергәндә, ишек төбендәге сакчылар аларны да тикшергәннәр.

Газеталарга язылганча, магнитлы дога аша бер генә әрхәрәй дә үтеп китә алмаган. Һәркайсының киемендә һәм муенында иксез-чиксез металл, сакчылар аларны башта кулларын күтәртеп, аякларын киңрәк куйдыртып, тентеп маташканнар. Әмма моның хикмәтле һәм четерекле эш икәнен аңлагач, кул селтәгәннәр. Әйдәгез инде, әрхәрәйлек документларын гына күрсәтеп кереп китсеннәр дип, аларны болай гына уздырганнар.

Согуд Гарәбстаныннан дини бәйрәмгә килгән мөселман фанатигы белән аларны чагыштырып булмый, әлбәттә.

Хәзер Татарстандагы әдипләрнең өр-яңа вәзгыятькә мөнәсәбәтен белешик әле. Филология фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең әгъза мөхбире Фоат Ганиев болай диде:

“Безгә мәгълүм, Русия чиркәвенең православ динен өйрәтүне дәүләт күләмендә мәктәпләрдә алып барырга планлаштырганы. Русия чиркәвенең патриархы итеп сайланган Кириллның бу мәсьәләгә карашын әлегә белеп бетереп булмый. Ул үзенең белеме белән кешеләрдә ихтирам казанды. Шул ихтирамны ул дөрес файдалансын иде.”

Профессор Фоат Ганиевның сак һәм үлчәп сөйләшүе аңлашыла. Зур хакимияттәге борылышлар турында ашыгып сөйләргә ярамый. 20-нче елларда латиницага күчүгә каршы хат язган 37 татар әдибе репрессияләнгән. Ә күптән түгел латиницага күчәргә теләгән татарлар, шулай ук, ышанычсызлар исемлегенә керде. Ләкин барыбер акны-ак, караны-кара дип әйтмичә булмый. Хәер, халык барыбер үзенең фикерен яшерми.

Мәликә Басыйр шәһәр урамнарында казанлыларның патриарх сайлауга мөнәсәбәтен белеште.

- ТВдан карадык, аны бик яхшы кеше дип әйтәләр.

- Белгән кешене сайлаганнардыр.

- Мин атеист. Аны патриарх итеп кую тантанасын бик зурлап үткәрделәр, хәтта президентны зурлаган кебек.”

- Ул дөньяга демократик карашлы кеше. Башка милләт халыкларының диннәрен дә кыерсытмас, дип ышанам.

- Мин күбрәк үз динем белән кызыксынам. Аның турында берни дә белмим.

- Ул 15 яшьтән монастырьга китеп, гомерен яшьтән үк Ходайга табынуга багышлаган. Башка милләтләрнең диненә дә карашы яхшы.

- Русиядә баш патриарх булсын. Мин татар кешесе, әмма мин христиан динен тотам.

- Мин дә каршы түгел аның сайлануына. Мин мөселман. Әмма мин үз динемдәге руханиларның чыгыш ясавын кызыксынып тыңлыйм. Равил Гайнетдинне күбрәк тыңлар идем.

- Бик билгеле кеше инде, телевизор экраннарыннан еш кына чыгыш ясаган рухани.

- Ул метрополит булган чагында әле, миңа аның белән күрешергә туры килгән иде. Ул бу вазифага бик лаек, чөнки ул бик акыллы, һәм кешеләрне әйдәп баручы, кешелекле кеше. Аның эшчәнлегендә иң мөһим нәрсә шул, Русиянең күпмилләтле, төрле мәдәниятле ил булуы сәбәпле, башка миллләтләрнең диненә карата түземле булып, дусларча, янәшә тыныч яшәүгә өндәүе.

- Бүгенге көндә безнең рухи яңарыш бара. Ләкин, кызганычка каршы, дәүләт бу эшләргә кушыла. Русия җитәкчеләренә кирәк кеше булгандыр, дип уйлыйм. Әмма телевизор карап утырганда, башка дин халыкларына тагын бер куркыныч яный дигән фикер туды миндә. Чөнки Русиядә, күп миллләтле илдә, православия турында гына сөйләү, бу матур түгел. Православ руханилары хөкүмәт белән берләшеп яңадан чукындыру башламаса ярар иде, дигән шик туды. Ислам динендә дингә көчләү юк. Бу аның нигезенә салынган. Шуңа күрә ислам үсеш аладыр да. Әлбәттә, безнең ислам динендәге халыклар өчен, азан тавышы күбрәк яңгыраса, күңеллерәк.

Әйе, фикерләр төрле һәм бу табигый. Академик Мирфатих Зәкиев яңа патриархның дөньяви тормышта катнашуы, аның икътисад, сәясәт эшләрен белүе турында әйтте.

Галим Мирфатих Закиевның бу турыда фикере мондый: “Ул бер сөйләгән иде телевизордан, кризис - ул кешеләрнең акчага туймаслык булып яшәвеннән, урлашуларыннан килә. Шуның өчен кризисны бетерү өчен дөрес яшәргә кирәк , урлашмаска кирәк, башкаларның өлешенә кермәскә кирәк, дип. Аны радиодан көлеп сөйләделәр соңыннан, ул партийно-советский активтагы кебек сөйләде, дип. Бу сүзләрне дөрес дип кабул иттем”, ди галим.

Шулай итеп, православ чиркәве руханиларны иң консерватив епискобын түгел, ә сәясәт һәм дәүләт эшләрендә катнаша торганын сайлап алган. Кирилл атакай еллар буе һәр якшәмбедә телевизор аша чыгышлар ясады. Ул хәзер патриарх булгач та, телевидениядә тапшыру алып баручы булып калачак. Хәзергә бернинди көчләү, басым юк. Аңлату бар. Ә аңлашу булырмы? Мөселман руханилары арасында шулай ук зур сәясәттә, икътисадта катнашып, хәзерге заман ысуллары белән хакимияткә һәм халыкка тәэсир итәрлек шәхесләр еш очрыймы? Шактый хикмәтле һәм авыр сорауларны җомга көнне бирергә туры килә. Фикерләрегез булса языгыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG