Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:52

Талиплар Польша тотыгының үтерелүен хәбәр итте


Исламабад – Талибан хәрәкәте Пакстанда тотык итеп алган Польша кешесенең үтерелүе турында хәбәр иткән.

Польшаның тышкы эшләр министрлыгы башта бу хәбәрне кире каккан иде. Соңрак Польша премьер-министры Дональд Туск бу хәбәрнең раслануы турында белдерде.

Энергетика ширкәте хезмәткәре инженер Петр Станчак сентябрь аенда Пакстанда тотык итеп алынган булган.

Кайбер мәгълүмат чаралары талиплар аның өчен йолым акчасы сорый дип хәбәр итте. Польша хөкүмәте акча түләүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG