Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенаторлар икътисадны коткару планын хупларга килешкән


Вашингтон – Сенаттагы республиканнар һәм демократлар 780 миллиард доллар күләмендә икътисадны коткару планын хупларга килешкән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, гыйнвар аенда Америкада эшчсезләр саны 600 меңгә арткан һәм 7.6% җиткән.

Обама, Конгресска мөрәҗәгать итеп, коткару планын кичекмәстән кабул итергә чакырды.

"Вазгыять моннан да җитдирәк була алмый. Бу саннар хәрәкәт итүне сорый. Миллионлаган америкалы эшсез утырганда бу мәсьәләне сузу һәрберегез өчен җавапсызлык булачак. Конгресс хәрәкәт итергә тиеш."

Обама тәкъдим иткән планның күләме башта 937 миллиард иде. Республиканнар, бу артык күп акча дип, 5 көн сөйләшүләр нәтиҗәсендә аны 157 миллиардка киметүгә ирешә алды.
XS
SM
MD
LG