Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Мәскәү белән НАТО арасындагы каршылыкларны бетерергә чакырды


Мюнхен – АКШ вице-президенты Джо Байден бүген Мюнхенда барган иминлек конференциясендә чыгыш ясап, Мәскәү белән НАТО арасындагы куркыныч каршылыкларны бетерергә, Кушма Штатлар белән Русия арасында, мөмкин өлкәләрдә хезмәттәшлек итә башларга чакырды.

"НАТОның җиңүе – Русиянең җиңелүе һәм Русиянең көче – НАТОның зәгыйфьлеге, дигән фикерне Кушма Штатлар кире кага" – диде Байден.

Берүк вакытта ул, Кушма Штатлар Европада ракета калканын урнаштыру эшен дәвам итәчәк, ләкин бу мәсьәләдә Русия белән киңәшеп эшләячәк, диде.

Грузиянең сепаратист төбәкләренә килгәндә, Байден, Вашингтон Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танымаячак, диде.

Байден Русия белән НАТОны Әл-Каидә һәм Талибанны җиңү максатында хезмәттәшлек итәргә чакырды. Ике илне атом коралын кыскарту юлларын эзләргә өндәде.

Байден сүзләренчә, Американың яңа хөкүмәте тышкы сәясәтне яңача корырга, партнер илләр һәм халыкара оешмалар белән киңәшеп эшләргә җыена. Әммә, партнер илләргә дә таләпләр артачак, диде ул.
XS
SM
MD
LG