Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Манасны ябу зыян китермәячәк


Кабул – Кушма Штатларның Әфганстандагы хәрби җитәкчесе генерал James McConville Кыргызстан хөкүмәтенең Манас ныгытмасын ябу карары Әфганстандагы хәрби гамәлләргә зыян китермәячәк, диде. Аның сүзләренчә, Кушма Штатларның Әфганстанга корал һәм гаскәр китерү өчен башка юллары да бар.

Кыргызстан рәсмиләре Манас аша Әфганстанга корал һәм гаскәр ташуны тыячагын белдергән иде. Рәсми Бишкәк бу ныгытманы кулланган өчен Вашингтоннан күбрәк акча алырга тели.

Генерал McConville сүзләренчә, Кыргыз хөкүмәте белән сөйләшүләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG