Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатами президентлыкка дәгъва итәчәк


Тәһран – Иранның элекке президенты Мөхәммәт Хатами июнь аенда үтәчәк президент сайлауда катнашу ниятен белдерде.

Бу турыда ул якшәмбе Тәһранда үткән матбугат очрашуында әйтте.

Хатамига хәзер 65 яшь. 1997-2005 елларда ул президент булды. Ул чорда Иран белән Көнбатыш арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруы күзәтелде.

Хатаминың төп көндәше хәзерге президент Мәхмүт Әхмәдинаҗат булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG