Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Сембер якларында дин дәүләттән аерылганмы?


Менә шул сорау бимазалый татар җәмәгатьчелеген. Сембергә яңа патриарх Кириллның килүе ихтималы турында сүзләр йөри башлады.

Төбәктәге күренекле праваслау дин әһеле Алексей Скала әйтүенчә, мондый фаразның сәбәбе – губернатор Морозовның яңа патриарх Кириллга җибәрелгән тәбрикнамәсендә аны бирегә чакыру сүзләре булганлыкта. Чакыруның нигезләмәсе дә җитди яңгырый:
Патриархның “местоблюстителе” митрополит Сергей җитәкчелегендәге Мәскәү патриархаты Икенче дөнья сугышы елларын Сембердә кичергән икән. Губернатор хатында өлешчә болай диелгән: “Сезнең килүегез денсезлек чорында аеруча зур каза күргән төбәктә праваслау диненең аякка басуында хәлиткеч роль уйнар иде. Бу – минем генә түгел, барча халык теләге”.

Алексей Скала әйтүенчә, патриархның килүе шикле, чөнки бездә Кафедраль Собор юк – әле төзелә генә. Элекке патриархның килмәве сәбәбе дә нәкъ шунда гына, ди. Сембер каласының болай да алтын гөмбәзле чиркәүләр урманыдай күренешенә карамастан.
Мәсьәләнең икенче – мөһимрәк ягы да бар бит әле: конституция буенча дин дәүләттән аерылган. Димәк, патриархны губернатор түгел – җирле митрополит Прокл атакай чакырырга тиеш иде. Монысын инде “халык акылы тупланмасын” күрсәтүче ике мәкаль дә аңлата аладыр: “Закон что дышло…” һәм “Законы пишутся для того, чтобы их обходили”. Димәк, мондый башбаштаклык та гадәти күренештәй кабул ителә ала.

Кануннарны санга сукмауның башка мисаллары да бар. Узган гасырның 90-нчы елларында Педагогия университетында “культурология” дигән факультет ачылган иде. Бүген мәктәпләрдә “Праваслау дине нигезләре” дигән дәрес яки факультативларга шул “культурология” шәкертләре җәлеп ителә, дигән сүзләр ишетелә.

Ә бу факультативлар төрле мәктәпләрдә төрлечәрәк оештырыла. Монысы – мәктәп директорының хәбәрчене ничек каршылавында ук күренә. Әйтик, 47-мәктәп директоры Ирина Прокопчик диктофонны куллануны тыеп кына калмады, аны, кабинетыннан чыгарып ук, вахтер кулына тоттырды. Ә диктофонсыз менә ни диде: “Әйе, безнең мәктәптә ”Праваслау культурасы нигезләре факультативта укытыла. Анда мөселман балалары да бик теләп йөриләр. Аларны беркем дә көчләми – үз теләкләре белән йөриләр, үзләре бу фән белән бик кызыксыналар”, диде ул.

Шуны гына өстәп әйтергә буладыр: кабызмаган диктофонны да түзә алмаган Ирина ханымның таләп-теләкләрен төгәл үтәмәүчеләрнең табылуы бик шикледер.

Күрше 48-мәктәп директоры Евгения Федоровна ягымлы гына сөйләште. Диктофонга сөйләргә ризалык бирмәсә дә, аның өстәлдә ятуына каршы килмәде. “Без ислам дине нигезләрен дә өйрәтер идек, тик белгечләр генә юк – диде ул. - Даст бог, киләсе елда татар теле факультативын да оештырырга ниятлибез”.

66-нче мәктәп директоры Александр Зуев бик җылы кабул итте. Җавабы да ирләрчә кыска булды:

“Дингә кагылышлы дәрес-факультативлар алып барылмый. Әгәр дә ата-аналар андый дәресләр кирәклеген җиткерсәләр, оештырырга була”.

Болары шәһәрнең Тимерьюл районы мәктәпләре. Ә Засвияжье – Зөяаръягы районында нихәлләр икән? “13-нче мәктәпнең тарих укытучысы Сергей Елистратов праваслау культурасы буенча факультатив алып барганда, ислам диненең үзенчәлекләрен дә балаларга җиткерә”, ди уку-укыту бүлеге мөдире Гөлфия Низамова. Кызганыч ки, ул да диктофонга сөйләүдән баш тартты. Югыйсә, сүзләре мактану кебегрәк тә иде ич. Әнә бит: шул праваслау культурасын мәктәпкә иңдерү барышында, ислам дине булмаса да - татар теле буенча да факультативлар ачуга ирешкәннәр. Бу дәресләрне Ләйсән Гыйниятуллина һәм Гүзәл Садыйкова алып баралар, ди. Һәм бу мәктәптә татар балалары праваслау дине буенча факультативларга йөрмиләр. Тик шунысы кызганыч: татар теле буенча факультативларга барча татар балаларын да җәлеп итә алмыйлар икән. Монысын инде мәктәп эшчәнлеге генә түгел – Русиянең гомум милли сәясәте җимеше дип танырга кирәктер.

Гомумән алганда – кайда-ничек. Әлбәттә инде, күбесе мәктәп җитәкчесеннән тора. Мәктәп системасына урыс булмаган халыкны теленнән мәхрүм итү генә җитмәгән, ул мөселман балаларына чит-ят динне дә иңдерү тырышлыклары күрә башлаган. Ә мәктәптә чукынып өлгермәгән егетләргә армия сафларында өлгерү мөмкинлеге кала. Узган гасыр ахырында Таулы Карабахны Азербайҗаннан тартып алып Әрмәнстанга тапшыру уңышлыкларыннан соң, данлыклы 104-нче һава-десант дивизиясе Сембергә килеп урнашкан иде. Соңнан аны бригада күләмендә генә калдырдылар.

Менә шул 31-бригада биләгән биек таш коймалар белән чорнап алынган ябык-яшерен җирдә гасыр башында чиркәү төзеп куйганнар иде. Хәрби часть биләгән олуг мәйданның нәкъ үзәгендә. Шунлыктан ул тыштан күренми, ә серле-секретный частькә чит кешеләргә керү мөмкин түгел. Анда хезмәт итүче яшьләрнең чиркәүгә ничек җәлеп ителүе турында мәгълүматлар таратылмый. Бары тик контракт буенча хезмәт итүче булып саналган Григорий атакайның төп вазифасы шул чиркәү эшчәнлеге өчен җавап бирү икәнлеге генә мәгълүм. Якшәмбе көннәрендә молебен булла, ди. Тик анда мөселман яшьләрен дә җәлеп итү-итмәүләре турында мәгълүмат табып булмады.

Сембер якларында башка андый җитди частьләр булмаганга, армиянең праваслау дине белән гомум мөнәсәбәтләре турында сүз йөртү кыен. Әмма праваслау диненең Димитровградтагы төрмәдә дә тамыр җәюе бу диннең дәүләти структурага әйләнә баруын күрсәтәдер. Һәм Русиянең башка өлкәләре дә мондый гамәлләрдә Сембер якларыннан калышмыйлардыр, дип фаразларга була.

XS
SM
MD
LG