Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Русия хөкүмәтенә каршы булучылар бар


Самарда Путин җитәкләгән хөкүмәтне вазифаларыннан азат итүне таләп итеп урам җыены узды.

Самарда берьюлы ике митинг узды. Дан мәйданында “Бердәм Русия” үзе тудырган кризисны үзе җайга салу ягын яклап сөйләсә, Киров мәйданына җыелганнар “Бердәм Русия” фиркасе сәясәтен һәм Путинны “чыбыркыладылар”. Самарда чыгып килә торган “Трудовая Самара” газетасында бу көне шундый ук рухта Тольяттида, Яңа Куйбышевта, Сызран шәһәрләрендә булачак митинглар турында хәбәр ителгән.

Самарның Киров мәйданындагы урам җыенында тормышның төрле тармакларына караган мәсьәләләрне якларын яктырттылар.
Сүзне бердәм дәүләт имтиханнарыннан башлап җибәрделәр һәм моны кирәкмәс әйбер икәнлеген исбатларга тырыштылар.
“Бердәм дәүләт имтиханнарыннан Америка белән Франция әллә кайчан баш тарттылар инде.

Бу кризис төрле катлам кешеләрнең яшәешенә зур зарар китерде, бигрәк тә студентларга, чөнки түләп укучы студентларның әти-әниләре эшсез калганнар. Самарның үзендә генә дә Металлист, Тарасов исемендәге заводлар, авиация өчен подшипниклар чыгара торган завод, кабель кампаниясе һәм башкалар эшләми. Бүгенге көнне 20 мең кеше эшсез калган. Нәкъ менә кризис вакытында хөкүмәтнең сыйнфый эчтәлеге билгеләнде”, диде микрофон янына чыккан студент Виктор Миняшов.

Татьяна Рушкина болай диде: “Әле генә безнең хөкүмәт Русиядә кризис йомшак узачак дип инандырды. Ә чынбарлыкта? Бензинның хакы төшә, ә барча нәрсә кыйммәтләнә! Яшьләр кредит колларына әверелде. Пенсиядәгеләр кара шом астында яшиләр, иртәгә аларны фатирларыннан куып чыгарулары да бар”.

Урам җыенына килгән Ирина Михайлова: “Путин 8 ел хакимияттә булды. Шул елларда саткан нефтьтән череп баерга була иде. 8 елда Русияне алтынга манчырга була иде”, дип әйтте.

“Бу режим халыкны өметсез калдырды, иртәгә бүгенгедән яманрак булачак. Профсоюзлар сатылдылар! Халык белән шаярырга ярамый!”, диде Михаил әфәнде.
XS
SM
MD
LG