Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:16

Германиядә яңа икътисад министры


Германиянең икътисад министры урынына 37 яшьлек сәясәтче Карл-Теодор цу Гуттенберг тәкъдим ителде. Гуттенберг Христиан-социаль берлекнең генераль секретаре.

Шулай ук берлек вәкиле булган Михаэль Глос якшәмбе көнне министр вазыйфасыннан китүе турында гаризасын Германия канцлеры Ангела Меркельгә тапшырды. Глос, Германия икътисадында икенче дөнья сугышыннан бирле булмаган тирән кризистан чыгу өчен чаралар күрмәүдә гаепләнде.

XS
SM
MD
LG