Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада чыныктыра


Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының еллык утырышында Универсиадада республиканың яшь спортчыларын да катнаштыру, мәктәпләргә физик күнегүләр кертү турында да сүз булды.

Универсиадага дип төзелгән бөтен спорт корылмаларының киләчәктә халыкка файдасы булырга тиеш, ди Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, 2013 елгы Универсиададан соң спорт корылмаларын Татарстан һәм Казандагы университетлар мөлкәте итү зур әһәмияткә ия.

Бу хакта Миңнеханов Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының еллык утырышында әйтте. Бу чарада катнашкан Русия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова сүзләренчә исә, Универсиададан соң Казанны җәйге төр спортчылар әзерләүдә федераль үзәк итү теләкләре дә юк түгел. “2013 елгы уеннар Русия җыелма командаларын әзерләү өчен яхшы урын булдыруга мөмкинлек бирәчәк”, диде Паршикова.

Универсиадага кадәр республиканың зур эшләр башкарасы: спорт корылмаларын төзеп бетерәсе, башкаланың яшәеш челтәрен үзгәртәсе һәм башка мәшәкатьләре бик күп. Спорт корылмаларына 25, Универсиада авылын төзергә 11,5 миллиард сум кирәк. Аннан да кала, яңа юллар төзү, булганнарын рәткә китерү өчен 40, ә метро челтәрен киңәйтүгә 30 миллиард сум тотарга җыеналар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2009 елда Универсиада корылмалары төзү өчен федераль бюджеттан 7 миллиард сум биреләчәк.

“Универсиада дирекциясе” муниципаль унитар оешма башлыгы Владимир Леонов “Татар-информ”га, финанс кризисына күрә төзелеш кирәк-яраклары һәм эшләр арзаная, дип белдерә. Шуңа күрә, быел әзер булачак бөтен проектларга да соңгы бәяләр алыначак.

Утырыш вакытында бүгеннән үк Универсиадага спортчылар әзерләү турында да сүз булды. Леонов әйтүенчә, Универсиадада катнашачак Русия җыелма командасына керү өчен республикадагы талантлы спортчылар барланачак.


Билгеле булганча, 2009 республикада спорт һәм сәламәт яшәү елы буларак үтә. Шуңа күрә, мөгаен, министр Марат Бариев мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында физик тәрбиягә игътибар итте. Һәр көнне физкультминутлар үткәрергә кирәк, диде ул. Бариев әйтүенчә, күп кенә югары уку йортларында спортклублар эшчәнлеген яңадан торгызырга кирәк.

Узган ел тәҗрибә рәвешендә Чаллыдагы 20 мәктәптә һәр көн саен физкультура дәресләре кертелгән булган. Авыручы балалар саны 15%-ка кимегән. Шуңа күрә министр республикадагы бөтен мәктәпләрдә дә берьюлы физзарядкага басарга тәкъдим итә. Әгәр бу проект тормышка аша калса, телеканалда трансляцияләнгән физкультминутларны күренекле спортчылар һәм олимпиячеләр алып барачак.
XS
SM
MD
LG