Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бродвей театры Дҗордҗ Буш турында комедия күрсәтә


Нью Йоркның мәшһүр Бродвей театрында АКШның элекке презизиденты Дҗордҗ Буш турында комедия куелды. Бушны танылган комедия остасы Уилл Феррелл уйный. Тамашада Бушның президент вакытында әйткән төрле кызык сүзләре һәм чыгышларыннан өзекләр кулланылган.

Тәнкыйтьчеләр комедиягә төрле бәя бирде. USA Today басмасы тамашаны "сүлпән" дип бәяләде. Танылган шәхесләр турында язучы Vanity Fair журналы исә, мондый тамаша илгә бик кирәк, Буш чорыннан рәхәтләнеп көлеп була, дип язып чыкты.
XS
SM
MD
LG