Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тиктормас Ганиевка өндәү кәгазьләрен "югалтканнар"


Ганиевта кайберәүләр татар Обамасын күрә
Ганиевта кайберәүләр татар Обамасын күрә

Хосуси автобуслар хуҗасы һәм “Гадел Русия” фиркасенең нәмзәте Фердинанд Ганиев өндәү кәгазьләренең урлануы турында белдерде.

Фердинанд Ганиев әйтүенә караганда, нәшрияттәге хезмәткәрләр өндәү кәгазьләрен таныш түгел бер кешегә биреп җибәргән. Ул үзен Ганиевның вәкиле дип таныткан һәм нәшрияттә бастырылган 9 мең реклам кәгазен машинасына салып алып киткән.

Ганиев бу гамәлдә сәяси көндәшәрен гаепли. Берүк вакытта нәшрият гаебен таныды һәм яңа тираж бастырырга риза, ди ул.

“Бу минем сайлау кампаниямне тоткарлаячак, өстәвенә көндәшләр минем өндәү кәгазьләрен миңа каршы кулланырга мөмкин”, дип шикләнә Фердинанд Ганиев.

Ул үз өндәмәләре урлануы турында милициягә хәбәр иткән, әмма әлегә бернәрсә дә табылмаган.

"Гадел Русия" канаты астында

Фердинанд Ганиев Дәүләт Шурасындагы депутат урыны өчен Казанның бермандатлы 1нче Айдаров сайлау бүлгесендә көрәшә.

Ул Казанда шәһәр хакимиятләре белән хосуси автобуслар мәсьәлсендә мәхкәмәләшүе белән танылды. Хәзер ул “Гадел Русия” фиркасе канаты астына керде. “Фирка миңа сайлауалды кампаниясендә хокукый ярдәм күрсәтә”, ди Фердинанд.

Ул шулай ук күп төрле административ киртәләргә очравына зарлана.

Мәсәлән, урам себерүчеләр һәм милиция минем өндәү кәгазьләрен диварлардан кубарып йөри, дип зарлана ул.

“Урамнардагы зур элмә такталарга рекламны урнаштырга авыр булды. Реклам ширкәтләре заказны шәһәр хакимиятенә килештерергә алып баргач, анда рөхсәт ала алмады”, дип сөйли Ганиев.

Прокуратурага, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәч кенә, кайбер ширкәтләр минем рекламны чыгара алды, ди Фердинанд.

Шәһәр башлыгы һәм нәмзәт Илсур Метшинның реклам тактасы

Тиктормас Ганиев көрәшен шундый киртәләр белән алып барса, шәһәр башлыгы Илсур Метшин йөзе белән елмә такталарны Казан буйлап күп урында күрергә мөмкин.

Ганиев җиңүенә ышана

Шул ук вакытта Ганиев дәүләт биргән мөмкинлектән дә файлана. Әйтик, дәүләт каналында бүленгән ике тапкыр минут ярымлык бушлай эфир вакытыннан да баш тартмый ул. “Бер тапкыр катнаштым һәм яңадан барачакмын”, ди Ганиев. Ул көндәше белән ачыктан-ачык дебатларда да катнашырга теләр иде.

Ганиев, Коры елга авылындагы 60-нче мәктәптә сайлаучылар белән очрашу үткәрергә мөмкинлек бирүен дә хәбәр итте. Ерак булса да, анда очрашу үткәреп карыйм, ди ул. Әлегә аның сайлау бүлгесендә ышанычлы кешеләре эшли, өндәү чараларын алар үткәрә.

Фердининад Ганиевның бүлгедәге иң җитди көндәше “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле Николай Рыбушкин. Аның сайлаучыларны яраттырыр өчен мөмкинлекләре мулдан булса да, Ганиев үзенең җиңү мөмкинлекләрен югары бәяли.

“Хакимият минем депутатлыкка чыгуымнан курыкты, мин бу районда туганмын, монда үстем, бөтен проблемаларны беләм һәм аларны хәл итәргә әзер”, дип белдерә ул.

“Гадел Русия” дә бер караганда нигездә хакимият фиркасе булса да, аңа Татарстанда мөнәсәбәт шәптән түгел, аны хөрмәт итмиләр, ди Ганиев.

Хокуклар өчен көрәш

Фердинанд Ганиев шәһәр хакимиятләре белән хосуси автобуслар йөртү мәсьәләсендә бәхәскә кергән азсанлы эшмәкәрләрнең берсе.

Казан шәһәр идарәсе транспорт системасын үзгәртеп коргач, ваграк эшмәкәрләр бу базардан кысрыклап чыгарылды. Автобус хуҗалары мәхкәмә юлын таптый башлады.

Ганиев бу эшчәнлекне дәвам итә. Аның берничә автобусы Казанда 153 мартшрутта йөри.

Шәһәр хуҗалары аны мәхкәмәгә дә биреп карады. Әмма аның соңгы карары Ганиев файдасына булды.

Ганиевнең урланган өндәү кәгазләрен күреп калучылар, аның йөзендә Барак Обама чалымнарын күрә. Шул чамалы охшашлыктан тыш, Фердинанд та "хәзерге тормышка үзгәрешләр кертү өчен көрәшәм", ди.

XS
SM
MD
LG