Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолбрук Пакыстанга нигә китте?


АКШ президентының махсус вәкиле Ричард Һолбрук Паксытанга өч көнлек сәфәрен башлый. Белгечләр аңа сабыр һәм игътибарлы булырга киңәш итә.

Пакыстан тышкы эшләр министры әйткәнчә, АКШның Пакыстан һәм Әфганстан өчен махсус вәкиле Ричард Һолбрук Исламабадтагы очрашуларда бу төбәктә күп яклы стратегияне тормышка ашыру турында сөйләшәчәк.

Шимбә көнне Мюнхендагы халыкара конференциядә Һолбрук, Әфганстанда тынычлыкка ирешер өчен, террор белән көрәштә илнең бөтен күршеләрен дә катнашырга чакырды.

Пакыстан җитәкчелеге белән очрашуда сүз “Талибан” һәм “Әл-Каида” оешмалары эшчәнлеге китереп чыгарган күп төрле проблемалар хакында барачак дип көтелә.

Пакыстанның Вашингтон һәм Брюссельдәге элекке илчесе Тарик Фатми Пакыстан җитәкчелеге Һолбрукка үзләренең карашын җиткерергә җыена, ди.

“Вашингтон Әфганстандагы террорга каршы сугышның максатка ирешә алмавын гына түгел, Пакыстанда да бу куркынычны арттыруын танырга тиеш. Икенчедән, хәзер Вашингтон Исламбадка демократик төстә сайланган яңа хакимиятнең килүвен игътибардан чыгармаска тиеш. Ул элекке авторитар режим кебек, АКШның бөтен таләпләре белән килешмәскә дә мөмкин”, ди ул.

Хәлләрне яхшырак аңлар өчен, Һолбрук башкалага гына түгел, Пешавар вилаятенә дә барырга ниятли. Җирле белгечләр, Талибан һәм “Әл-Кайда”ның Әфганстан белән чиктәш төбәкләргә генә түгел, Пакыстанга тирәнгәрәк керә баруы хакында әйтә.

Мәсәлән, элекке тыныч Панҗаб төбәгендә шигый мөселманнарның дини йөреше вакытында 30 кеше үтерелде. Бу ялларда полициянең 7 хезмәткәре шартлатылды. Бу ике һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә “Талибан” оешмасы алды.

Паксытанның элекке илчесе Тарик Фатми, Һолбрук Пакыстаннан күбрәк хезмәттәшлек, теләктәшлек өмет итүе турында әйттер, дип уйлый.

Фатми, тынычлык урнаштыру эшендә Һиндстан һәм башка илләр катнашуы файдалы була алыр иде, ди.

“Минемчә, бу Һиндстан, Пакыстан һәм Әфганстан өчен файдалы булыр иде. Хәтта мин моны Иран, Кытай һәм Русиягә кадәр киңәйтер идем. Бу илләр бергә утырып, мәсьәләгә үз дәүләте генә түгел, төбәк күзлегеннән чыгып карасын иде”, ди ул.

Шулай ук элекке илче Тарак Фатми, АКШ вәкиленә түземле булырга, күбрәк тыңларга киңәш итә. “Көньяк Азиядә бу бик мөһим. Сабыр булганда күбрәк нәрсәгә ирешеп була,” ди Пакыстан вәкиле.
XS
SM
MD
LG