Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиев: Русиядә 80нән артык исламчыл төркем бар


Русиядә 80ннән артык төрле экстремист төркем эшләп килә, дип белдерде Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев, "Независимая газета"га биргән әңгәмәсендә. Министр сүзләренә караганда, бу оешмалар радикаль ислам тарата.

Илдәге бар вәзгыятне бәяләп Нургалиев, "Русиядә экстремизм нигезендә җинаятьләр саны үсә, радикаль төркемнәрдә 200 меңләп әгъза бар дип исәпләнә," диде. Аларның 10 меңе инде элегрәк тәртип бозу вакытында бер тоткарланган һәм теркәлгән булган.

"Кондопога, Сальски, Венев, Ханты-Мансийскида һәм башка шәһәрләрдә милләтара низагларны хәтерлибез. Шуңа күрә экстремизмга каршы көрәш эчке эшләр министрлыгының төп максатларының берсе итеп билгеләнде. Моның өчен махсус без экстремизмга каршы көрәш өчен департамент төзедек," диде министр Нургалиев.
XS
SM
MD
LG