Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар теле турында сөйләшәчәкләр


13 февраль Каюм Насыйри музеенда бүгенге көндә татар теленең проблемалары һәм аларны чишү юлларына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәчәк

Галим һәм тарихчы, тел белгече һәм язучы Каюм Насыйриның туган көненә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз бүгенге көндә татар теленең проблемалары һәм аларны чишу юллары турында барачак.

Сөйләшүдә Татарстан фәннәр академиясенең тарих һәм тел институтлары вәкилләре, Казан Дәүләт Университеты, Казан Һуманитар Педагогия Университеты мөгалимнәре, Татарстанның милли музее һәм башка белгечләр катнашачак.

Көнтәртибенә татар теленең мәгълүмат чараларында кулланышы, мәктәп һәм югары уку йортларында укытылуы кебек мәсьәләләр куелган.

XS
SM
MD
LG