Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:59

Халкыбызның тарихи турында фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр һәрвакыт кызыксындыра. Кем без, каян без? Татар халкының дәүләтләре кайчан оеша башлаган?

Римзил Вәли. Халкыбызның тарихи турында фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр һәрвакыт кызыксындыра. Кем без, каян без? Татар халкының дәүләтләре кайчан оеша башлаган?

Тарихи документларга һәм саллы фәнни хезмәтләргә караганда, безнең дәүләтчелегебезнең 2000 елдан артык тарихи бар. Атилла җитәкләгән Һуннар, дөресрәге Сөннәр дәүләтеннән башлап, Казан ханлыгына кадәр үткән юл торган саен күбрәк кызыксындыра. Бүгенге Татарстанга кадәр сузылган тарихи җепләр дә хәзерге проблемаларны аңларга, тарихтан көч аларга ярдәм итә.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Фатыйх Сибагатуллин катнаша. Аны авыл хуҗалыгы белгече, Балтач районында бик яхшы колхоз җитәкчесе, район җитәкчесе, Татарстанның премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры буларак та белә иделәр. Ә соңгы елларда Татарстанның Норлат исемле шәһәр һәм районына барып, анда инкыйлаб ясап, заманча шәһәр, матур социаль-мәдәни корылмалар булдырды. Хәтәр күп икмәк бирә торган җирләре булган Норлатта җитәкчелек иткәннән соң, хәзер Мәскәүдә Дәүләт думасында депутат һәм комитет рәисе урынбасары булып эшли.

Бу юлы без, мөгаен, авыл хуҗалыгы турында түгел, ә татар милләтенең тарихы турында сөйләшербез. Фатыйх Сибагатуллин язган “Атилладан президентка кадәр” дигән матур китап шаккатыра.

IV гасырда булган юлбашчыдан бүгенгә кадәр татар язмышын сүрәтләгән академик - тарихчыны белми идек әле. Бу китапта тарих кына түгел, мәдәният, тәрбия, зур сәясәт тә бар. Республикаларны ничек юкка чыгарырга, милли үзәнчелекләрне тигезләргә дип торганда, яшен суккан кебек килеп чыккан бу әсәр.

Фатых әфәнде, сез кайсы яктан?

Фатыйх Сибагатуллин. Мин Арчаның Апас дигән авылыннан.

Римзил Вәли. Арчада милли үзаң дигән проблема юк. Гел татарлар, шулаймы?

Фатыйх Сибагатуллин. Әйе.

Римзил Вәли.
Үзегезне татар итеп кайчан хис иттегез?

Фатыйх Сибагатуллин
Фатыйх Сибагатуллин.
Мин үземене татар итеп беренче тапкыр 1967 елда хис иттем. Татар мәктәбен бетердем. Мәктәпнең комсомол секретаре идем. Арчага җыелышларга да йөрдек, комсомол эшләре белән дә шөгыльләндек. Барысы да үз милләтен яратырга тиеш дибез. Әмма кайвакытта безне яратып та бетермиләр.

Мин шуны беренче мәртәбә 1967 елда Казанга килгәч трамвайда тойдым. Без укырга керергә килгән абитуриентлар бер иптәш егетем белән сөйләшеп бара идек, берзаман урыс апа: “Аңлашылмый, чит телдә сөйләшәләр, нинди культурасызлык бу!” дип кычкырып җибәрмәсенме. Шунда мин Казанда әни телемдә трамвайда да сөйләшергә ярамаганлыгын аңладым. Башыма, мин башка бер милләттән, бигрәк тә нәрсә белән ким соң? дигән фикер килде. Шуннан Казан ханлыгын өйрәнә башладым.

1968 елда кулыма бер китап килеп эләкте. Ул урыслар язган атлар яратучы Шәкүр турында “Конец атамана” дигән китап иде. Зөя утравыннан Казан Кирмәненә кадәр 32 километр араны кыш көне боз өстеннән чана җигеп 45 минутта уза торган булган. Китапта язылган Зөя (Свияжски) утыравы, беренче чиратта, Казанны алу өчен эшләнгән, тарихта шулай булып калган.

Хан Казан Кирмәнендә еллар буе торган. 45 минутта җигелгән ат белән килерлек җиргә дружинаң белән чыгып кермә инде. Анда Казанны алырга дип әзерләнеп, 3 ел буе кальга төзеп ятсыннар. Шунда барып, хәлләрен белеп килмә, Хан бит инде...

Соңгы вакытта бик күп эзләнеп шуны ачтым - Миңтимер Шәриповичка кадәр безнең Казан ханлыгы җирләрендә туган ханыбыз булмаган. Фикърәт Әхмәтҗанович Рязаньда, Гөмәр Исмәгыйлевич Чистайда туган. Әмма партиянең беренче секретаренең президент хокуклары булмады.

Бу китапта мин беренче ханны Олуг Мөхәммәдне матур итеп сүрәтләдем. Үз сүзләрем белән түгел, татарларны хөрмәт иткән удмурт милләттән булган Худяковка таянып яздым.

Тарихны берәү дә уйлап чыгара алмый, аны дөресләргә генә була. Без моңа кадәр ялган тарих белән яшәдек. Кытай чигендә, Алтай төбәгендә төрки халыкларының беренче күчеше башланып киткән. Хәзергә кадәр Европага өч зур күчеш булган: Азиядан, Себердән, Кытай чикләреннән. Тууны үлем белән чагыштырсак, Европа халкы бетүгә бара. Өйләнү, кияүгә чыгу вакыты озайды. Гомер буе кияүгә чыкмый торганнары, өйләнмәгәннәре барлыкка килде. Ирләр ир-атны, хатын хатынны ярата торганнары күбәйде.

Римзил Вәли.
Димәк, шушындый темп белән барсак, озакка да сузылмаячак.

Фатыйх Сибагатуллин.
Әгәр дә унбиш-егерме ел эчендә Кытайда “Бер гаиләдә бер бала” дигән канунны кире каксалар, алар утыз ел эчендә биш миллиард булачак.

Римзил Вәли.
Әле икътисадлары да шәбәеп килә.

Фатыйх Сибагатуллин.
Туганнан соң, аларга ашарга да кирәк бит. Азык белән таэмин итү нык түгел анда. Бездәге кебек байлык та, Европадагы кебек зур акчалвр да юк. Бу уйландыра торган әйбер.

Римзил Вәли.
Фатих әфәнде шушы арада “Атилладан президентка кадәр” дигән тарихи китап чыгарды. Бу китабында ул татар милләтенең тарихы турында бик кыю гипотезалар, фаразлар һәм үзе туплаган икътисади, тарихи материаллар кулланган. Бу китапның эчтәлегенә һәм бизәлешенә килсәк, тышында Чыңгызхан рәсеме. Сез тарихчылар белән сөйләшеп, чын тарихны чагылдырасыз. Бу китапта тагын ниләр бар соң?
Фатыйх Сибагатуллин-Римзил Вәли


Фатыйх Сибагатуллин.
Тарихта төрлечә языла, ә чынбарлыкта ничек булган дигән фикерне халыкка җиткерүне үземә бурыч итеп куйдым. Шуңа күрә бик күп эзләндем. Тарихны берәү дә үзгәртергә тиеш түгел. Бер матур шигырь дә бар:

“Белә идем мин сезнең илләрне,
Минем илем томан эчендә.
Ялган тарих - томан
Каплап киткән кичәгесен, бүгенгесен дә”.

Мин алтынчыдан унберенче сыйныфка кадәр урыс телендә дә, татар телендә дә укытыла торган тарихны алдым, анда бик ямьсез язылган иде.

Римзил Вәли.
Нигә тарих факультетына укырга бармадыгыз?

Фатых Сибагатуллин. Ул вакытта уйланылмаган. Әмма тарих факультетын бетерсәм, мондый китап чыгара да алмас идем. Безнең тарих белгечләребез күп. Нигә алар мондый китап язмый? Чөнки тарих факультетын бетергәч кандидатлык диссертациясе кирәк. Бер тар тема алып, фән кандидаты булу кирәк, аннары доцент булырга тиеш, моның өчен егерме ел уза да китә. Шуннан соң ул доктор булырга тиеш. Кемгәдер тарих буенча фән докторы булырга язган, кемдер гомер буе эшләгән, ә булмаган.

Римзил Вәли. Булганнары да тар темага эшләгән. Урта гасыр, егерменче гасыр...

Фатыйх Сибагатуллин. Я булмаса, коммунистлар партиясе тарихы. Атилланың каян килеп чыкканын ничек аннан сорыйсың? Чөнки гомер буе коммунистлар партиясе аның икмәге булган. Шуңа күрә, без фән докторларына үпкәли алмыйбыз.

Алар татар энциклопедиясен яза. Мин аңа сөенеп бетә алмыйм. Ул фәнни телдә языла. Фәнни хезмәтләр дә кирәк. Аны укучыларга укыгыз дип әйтеп булмый. Ә минем китап өлкән сыйныф укучыларына: урыска да, татарга да, марыйга да, чувашка да. Укыгыз! Безнең тамырыбыз бер.

“Рус” сүзе “русый” дигән сүздән генә. Рус милләте килеп чыгыштан юк. Смоленски, Псков якларында кабиләләр бар. Анда, зәңгәр күзле, сары чәчле халыклар бар, алар русичи түгел, дип язылган. Кривичи һәм вятичи дигән халыклар гына бар. Без үзебез ничек әйтәбез, шулай дөрес дибез.

Кытайны без “Кытай” дибез, урысча “Китай”, ә бөтен дөнья “Чина” ди. Венгрия бөтен хариталарда (карта) “Хунгария” (Nungary) дип языла, “һунн” сүзеннән. Шуңа күрә, без әйткән һәр сүз дөрес дигән cүз түгел.

Бу китапта безнең килеп чыгышыбыз, нинди төрки дәүләтләр булуы турында язылган. Кемгә ничек кирәк, шулай язалар. Мин Казан турында иң беренче “Марш Акбарса” трилогиясен, аннан соң “Чингизхан, Батый до синего моря” дигән китапны укыдым.

Барысы да документаль китаплар, Чыңгызханны монгол итәләр. Монголлар көтүчеләр булып туган, көтүчеләр булып калган. Бер китапта Чыңгызханның конституция язуы турында әйтелгән. Ул дәүләт, гражданлык, хәрби, җинаять, гаилә хокукларыннан тора. Өстенә Чыңгызхан өч хәреф белән “ЯСА” дип язып куйган. Бер генә галим бу сүзне тәрҗемә итте, “сделай, созидай, твори” дигән сүзне аңлата, ди. Шуннан Чыңгызханның монгол булмавы күренә, ул татар булган. Ул сары чәчле, зәңгәр күзле, 185 см буйлы булган. Кытай чыганакларында Чыңгызхан турында: “Он был из рода черных татар”, (Ул кара татарлар кавеменнән) дип язылган. Кытай чыганакларын син бүген берничек тә үзгәртә алмыйсың.

Атилланың, һуннарның көче – алар иң беренче тимер тапканнар. Бөтен Европада бронза булган, ә тимер бронзаны кисә. Шуннан “Минтимер” исемнәре башланган. Чыңгызханның чын исеме ничек? Тимучин диләр, Тимерче.

Ул халык укымышлы булган. Мин тимер тапканнар, тимер аркасында җиңгәннәр дип уйлаган идем. Ә алар укымышлы да булганнар. Безнең борынгы кардәшләребез - Казан Болгарлары Карачай-Черкеста яшәгәннәр, аннары монда күчеп менгәннәр. Монда ул вакытлапрда угро – финнар, марыйлар, мордвалар яшәгән. Без болгарлар белән бер. Безнең иң беренче иероглиф белән язуыбыз да булган.

Безнең Идел буе төбгендә чиста урыслар юк. Татарстанда мин бер генә урыс җитәкчесен дә белмим. Күп чуашлар төркине кысканга урыс булганнар. Биология фәннәре галимнәре, яһүд белән татарның ДНКсы бер төрле, ди дәлилләгән.

Димәк, алар бер дәүләттә яшәгән. Мин кайдан шул кадәр күп яһүд чыккан дип уйлаган идем. Израильгә моннан киткәнлекләре килеп чыкты. Карачай-Черкеста халык күп булган, бер өлеше күчеп киткән.

Римзил Вәли.
Димәк, фактларны җыйган вакытта, шаккатырлык әйберләр күп.

Фатых Сибагатуллин. Татарның, чуашның, урысның тамырлары бер икәнлеге килеп чыга. Бөтен цивилизация Себердән килгән. “Обь елгасы” дип әйтәләр бит, бу “әби” сүзеннән. “Енисей” – “әнисай”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG