Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:22

Сишәмбедә Мәскәүдә Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Русиянең "Ростехнологии" дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Ремезов белән килешү имзалады.

Рәсми белдерүләрдә килешүнең максаты - корпорациягә кергән һәм Татарстанда урнашкан ширкәт вә оешмаларның фәнни-техник, икътисади һәм социаль үсешенә ирешү дип билгеләнә. Яклар шул ширкәтләрнең техник җиһазлануы, алар өчен белгечләр әзерләү өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә җыена.

Шул хезмәттәшлек хакына Татарстан хөкүмәте "Ростехнологии" дәүләт корпорациясенә 5 эре ширкәтнең әлегә кадәр республика кулында булган хиссәләрен (акцияләрен) бирә. Ягъни Казандагы "Элекон", "Радиоприбор", КОМЗ, Электротехник завод, һәм Әлмәттәге радиоҗиһазлар ширкәте Татарстан мөлкәтеннән кире Мәскәү карамагына күчә.

Яклар моны "югары эффектлы, үзара берләшкән структура кору" дип атый. Гади итеп әйткәндә исә, бу ширкәтләр Казан кулыннан китә, алар Путиннең якын дусты Сергей Чемезов җитәкләгән һәм Русиянең бар диярлек саклану индустриясен берләштергән "Ростехнологии" дәүләт корпорациясенә кереп китә.

Моңа кадәр "Ростехнологии"дә Татарстаннан 8 ширкәт бар иде. Киләчәктә Казандагы хөкүмәтнең бу эре ширкәтләр эшенә катнашы инде әллә ни булмаячак. Имзалау тантанасында Чемезов Татарстан ягының әрнүен бераз бастырырга тырышып, "без ширкәтләрне башка җиргә күчергән очракта, йә юнәлешләрен үзгәрткәндә Татарстан җитәкчелеге белән киңәшләшәчәкбез", дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов моңа, "ширкәт башлыкларын куйганда һәм эшеннән алганда да", дип өстәде.

Моңардан тыш, "Ростехнологии" дәүләт корпорациясенең идарәчеләре шурасында Татарстан вәкиле булачак.

Рәсми Казан бу мөлкәтне Мәскәүгә бирү белән инде күптән килешкән булса кирәк - Русиянең саклану индустриясен "Ростехнологии" корпорациясенә берләштерү күптәннән бара. Бу эшне Сергей Чемезовка йөкләү, икътисадның "майлы калҗаларын" бер кулга җыю артында Путин торуына ишарә итә.

Икенче яктан, Татарстан хөкүмәте мондый эре ширкәтләрдән вакытында арыну юлларын да эзләмәде түгел. Аларның эшен тәэмин итү, җитештерүен тиешле дәрәҗәдә тоту, мөштәриләр табу, эшчеләренең социаль ихтиаҗларын кайгырту - болар барысы да республикага авыр йөк булып төшә. Бигрәк тә хәзерге сыман кризис чорында.

90 елларда Татарстан хөкүмәте КАПО, КВПО, шул ук "Элекон" кебек ширкәтләрнең җитештерүен саклап калу өчен шактый гына чыгымнар ясаган иде. Хәтта Мәскәү аларга инде тәмам арты белән борылганда да Казанда үз очкычларын ясау нияте белән янып йөрделәр.

Хәзер инде шул хәтле акча түгелгән һәм саклап калынган ширкәтләр Мәскәүгә тапшырыла. Татарстан хөкүмәте асылда элекке чыгымнарын каплауны таләп итә алыр иде, ул акчаны мәдәният, мәгариф, социаль челтәрне күтәрүгә сарыф итеп була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG