Accessibility links

Православлар Лондон атеистларына җавап әзерли


Әлегә "атеист автобус"
Әлегә "атеист автобус"

Лондон атеистларының реклам кампаниясенә рус православлары җавап бирмәкче. Казанда да шундыйрак кампания урам такталарында бара.

Лондонның данлыклы икекатлы автобусларында атеистларга үз җавабын “Рус сәгате” дип исемләнгән рус-британ ширкәте бирергә җыена. Бу ширкәт “атеист автобуслар”да язылган “Алла бәлки юктыр да, борчылма, тормышның рәхәтен күр!”дигән шигарьне әз генә үзгәртергә булган.

Алар шул җөмләдән беренче өлешен алып ташлап, “Алла бар ул” дигәнне өстәргә һәм Троице-Сергий чиркәве рәсемен ябыштырга тели.
Шушы рекламны Лондондагы 25 автобус март башында йөртә башлаячак икән. Православларның баннерлары атеистлар рекламасыннан ике тапкыр зуррак булачак.

Ширкәт башлыгы Александр Коробко сүзләренчә, “атеист автобус”лар кампаниясе, аңарда гаҗәпләнү һәм борчылу уяткан. Өстәвенә, кризислы авыр бу заманада халык арасында андый күңел төшерә торган фикерләрне таратуны ул аңламый. Коробко бу хакта “Новые известия” газетасына әйткән.

Аның сүзләренчә, гаҗәпләнү аларга контркампания оештырырга этәргеч биргән. “Аллага ышану тормышның рәхәтен тоярга бирми дип кем әйткән әле?”, ди ул.

Ул шулай ук үзенең бу ниятенә Рус православ чиркәве фатиха бирүен дә әйтә.

“Атеист автобуслар” тыелмады

“Атеист автобуслар” кампаниясе Британия һәм башка илләрдә дә шау-шу, хәтта тискәре реакция дә тудырды. Төрле дин тарафдарлары “Алла бәлки юктыр да” дигән шигарьне ошатмыйча, Лондондагы реклам стандартлары идарәсенә шикаять итте.

Идарә атеистлар һәм һуманистлар оешмасы файдасына карар чыгарды.

Реклам өлкәсен күзәтүче түрәләр: “Әлеге кампания реклама бирүченең карашын чагылдыра, анда әйтелгән фикерне рәсми дәлилләп булмый”, дигән нәтиҗә чыгарды.

“Шул ук вакытта идарә бу рекламның эчтәлеге башка кешеләрнең карашларына туры килмәвен таный, әмма аның буталчылык һәм киңкүләм мыскыл итүгә китерү ихтималы аз”, диелә рәсми белдерүдә.

Матбугат язганча, Британия халкының шактый өлеше шул фикердә тора. Хәтта “Алла бәлки юктыр да” дигән кампаниягә, атеистлар оешмасы һәм дөньяви дәүләт яклы кешеләр генә түгел, Англия һәм Уэльс чиркәүләренең аналитик үзәге дә 50 фунт биргән булган.

Публицист Марк Рассел: “Шигарьдәге “бәлки” сүзе булуы, киресенчә, Алла турында күбрәк уйлануга этәрә”, дип язып чыкты.

Казан-Лондон арасы...

Британ һуманитар берләшмәсе шушы кампаниясе белән дини тәгълиматның торган саен күбрәк дәүләткә үтеп керүенә каршылык белдерергә теләде. “Алла бәлки юктыр да, борчылма, тормышның рәхәтен күр!” дигән сүзләр дә кешеләрне бу хакта күбрәк уйлануга этәрү максатыннан уйлап чыгарылды.

Казандагы социаль реклама күренеше

Соңгы елларда Лондоннан шактый гына илһам алган Казан шәһәр хакимиятләре дә ел башында изгелеккә, яхшылыкка чакырган кампания үткәрә башлады.

Шәһәрнең төрле почмакларында Коръән һәм Инҗилдән өземтәләр язылган такталар күренә башлады. Әмма моңа атеистларның да, динчеләрнең дә катнашы юк.

Казан шәһәр идарәсе, "кризис сәбәпле безнең реклам такталары буш тора, шуңа хакимият анда күңелне юатучы социаль кампания үткәрергә булды", дип белдерде.

Шунысы кызык - сайлау көне якынлашу белән кайбер реклам такталарында Шәрык стилендәге язулар белән шәһәр башлыгы Илсур Метшин сурәте күренә башлады.

XS
SM
MD
LG