Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда имамнар мәктәбе ачылды


Берлинда Германиядә беренче имамнар мәктәбе ачылды, дип яза Der Tagesspiegel басмасы.

Мәктәптә ике сыйныфта 16 яшь кеше белем алачак. Уку йортын ачуны Берлиндагы "Бохара" институты тәкъдим иткән. Әлеге оешма суфичылыкны тарата. "Бохара" институты вәкилләре сүзләренә караганда, мәктәп заманча яшь руханиләрне чыгарачак. Алар алманча сөйләшәчәк, алман мәдәниятенә ачык карашта торачак, мөселманнарның алман җәмгыятенә яраклашуына ярдәм итәчәк.

Узган атнада шундый ук уку йортының Бразилиянең Маринга шәһәрендә ачылачагы хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG